Татарстанда яшьләр арасында буллингка каршы көрәш буенча ведомствоара эшче төркем оештырылды
Татарстанда яшьләр арасында буллинг һәм деструктив хәрәкәтләргә каршы көрәш өчен ведомствоара эшче төркем оештырылды.
Татарстанда яшьләр арасында буллинг һәм деструктив хәрәкәтләргә каршы көрәш өчен ведомствоара эшче төркем оештырылды. Тиешле боерыкка Премьер-министр Алексей Песошин имзасын куйды.
Әлеге эшче төркемнең җитәкчесе — ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, урынбасарлары — ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм ТР Министрлар Кабинетының югары, урта һөнәри белем бирү һәм фән бүлеге башлыгы Андрей Выборнов җаваплы секретаре итеп билгеләнде.
Мәктәп буллингы хакында биредә фикерләшкән идек: https://magarif-uku.ru/news/news/maktap-bullingy-aber-korbannary
Комментарийлар