Логотип Магариф уку
Цитата:

Түбән Кама укучысы төбәкара гареп теле олимпиадасында җиңү яулады

Түбән Кама шәһәре 24 нче лицей-интернатының 11 нче сыйныф укучысы Габделбари Аллун төбәкара гарәп теле олимпиадасында җиңүчеләр рәтенә керде.

Олимпиада финалы  1-2 ноябрьдә Е.М.Примаков исемендәге гимназиядә (Мәскәү өлкәсе) узды. Биредә Россиянең тугыз төбәгеннән 53 финалист белемнәрен күрсәтте. 

5-8 сыйныф укучылары өчен биремнәр тест форматында әзерләнде. Ә 9-11 сыйныф аудирование, тестлар һәм иҗади биремнәр үтәделәр. 

Конкурс сынауларыннан тыш, катнашучылар өчен иҗади мастер-класслар, гарәп киносы күрсәтү һәм башка мәдәни чаралар оештырылды.

Нәтиҗәдә, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Татарстан  һәм Кабарда-Балкар Республикаларыннан иң яхшы 5 катнашучы төп бүләккә ия булды. Алар агымдагы елның декабрь аенда Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә тел стажировкасы үтү мөмкинлегенә ия булдылар.

Фото: олимпиада матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ