Логотип Магариф уку
Цитата:

«Минем герой» Бөтенроссия инша бәйгесенә гаризалар кабул ителә

1 ноябрьдән 30 декабрьгә кадәр «Минем герой» Бөтенроссия инша бәйгесенә гаризалар кабул ителә. Конкурста 5–11 нче сыйныф укучылары катнаша ала.

Конкурс түбәндәге номинацияләрдә узачак: «Хезмәт Герое», «Рухи батырлык», «Хәзерге заман герое». Укучылар хезмәт батырлыклары һәм һөнәри казанышлары белән ил үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән кешеләр, шулай ук әхлак, шәфкатьлелек һәм рухи кыйммәтләрне ныгыту үрнәге булган шәхесләр турында сөйли алачак. Балалар коткаручылар, табиблар, волонтерлар, спортсменнар, мәдәният эшлеклеләренең казанышларына туктала алачак.

Шулай ук конкурс кысаларында «Югары сәнгатьлелек», «Иң эмоциональ эш» һәм башка махсус номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнәчәк.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ