Нәниләр татар әдәбиятында Ана образын өйрәнә
Башкалабызның Роберт Миңнуллин исемендәге балалар китапханәсендә нәниләр өчен «Аулак өй – көрәш» төбәкара проектының ярымфиналы узды.
13 декабрьдә башкалабызның Роберт Миңнуллин исемендәге балалар китапханәсендә нәниләр өчен «Аулак өй – көрәш» төбәкара проектының ярымфиналы узды. Башкалабызның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында үткәрелгән әдәби бәйгенең темасы – «Татар әдәбиятында Ана образы» дип хәбәр итә проектның авторы Сәрия Закирова.
Милли йолаларыбызны, гореф-гадәтләрне яшь буынга җиткерү, татар әдәбияты классикларын өйрәнүне максат иткән проект Казан шәһәрендә иң күп китап укучы нәниләрне билгеләп узды. Казан шәһәре Идел буе районының 396 нчы балалар бакчасы финалга чыгу бәхетенә иреште.
Бәйгедә башкалабызның 122 нче балалар бакчасы – "Иң халыкчан команда", 247 нче балалар бакчасы” – "Иң иҗади балалар", 89 нчы балалар бакчасы” – "Иң зирәк һәм тапкыр балалар", 67 нче балалар бакчасы – "Иң бердәм команда" номинацияләрендә җиңүче булды.
Ярымфинал барышында махсус кунаклар: Татарстанның атказанган артисты, педагогика фәннәре кандидаты Ильяс Халиков, ТР атказанган һәм халык артисты Вәис Бәйрәмов, автор-башкаручы Радик Газизов, музыкаль тәнәфес ясап, балалар, әти- әниләр, тәрбиячеләр өчен ял оештырды. Әдәби көрәш катнашучылары да кунакларыбызга кушылып җырлады, биеде.
Бәйгенең хөкемдарлары – Казан шәһәре район мәгариф идарәләренең методика бүлеге җитәкчеләре Алсу Мансурова, Фәния Хәсәнова, Татарстанның мәдәният ресурс үзәге вәкиле Марат Локманов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, А. Алиш, С. Сөләйманова премияләре лауреаты Йолдыз Шәрәпова балаларның сәләтен, белемен, тырышлыгын бәяләде. Һәр катнашучы командага җиңүче дипломнары, ә балаларны аулак өйгә әзерләүче тәрбиячеләр рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Өч раундтан торган уенда нәниләр пазллар тезеп, әкият эчтәлеген дә сөйләде, өй эше итеп бирелгән әдәбият исемлеге буенча, балалар әдәбиятын белүләре дә бәяләнде, һәр команда йолалар өйрәнеп, тамашачыларга үз сәләтләрен дә күрсәтә алдылар. Моннан тыш, һәр команда көн дәвамында сәхнә тәмен дә татыды, тамашачы буларак, көндәш командаларның чыгышын да кызыксынып күзәтте һәм китапханә буйлап сәяхәт кылды. Китапханә хезмәткәрләре уздырган экскурсиядә китапханә эшчәнлеге, фонд байлыгы, балалар әдәбияты тарихы белән дә танышып, бик күп мәгълүмат туплап кайтты нәниләр.
Төбәкара проектның максаты – ата-бабаларның бай мирасын саклап, милли бәйрәмнәрдә башкарыла торган җыр-биюле уеннары аша яшь буында туган телгә, мәдәнияткә хөрмәт тәрбияләү. Проект 2021 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Әлеге кыска вакыт эчендә ул Татарстанны гына түгел, ә Россиянең төрле төбәкләрен, шәһәрләрен дә колачлый алды.
Халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнү, бергәләп татар әдәбияты классикларын уку максаты белән оешкан “Аулак өй – көрәш” төбәкара проекты РФның Мәдәният һәм Мәгариф министрлыклары, ТРның Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары, Татарстанның мәдәният ресурс үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте, ДБҮ «Сәләт» яшьләр үзәге, ТРның Фәннәр академиясе ярдәме белән гамәлгә куела.
Комментарийлар