Логотип Магариф уку
Цитата:

Милли китапханә Китапханә фестиваленә чакыра

Милли китапханәнең төп проекты булган «Текст» фестивале үзенең беренче адымнарын ясаганда ук, аны үзе заманча, үзе креатив дип бәяләделәр. Бүген «Текст» фестиваленең чираттагысы старт алды. Ул Казанда дүртенче тапкыр уза. Фестиваль 10 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Фестивальнең беренче көне Татарстанның иң зур китапханәләре вәкилләрен җыйды. Бергәләп Гаилә елына нәтиҗә ясап, киләсе – Ватанны саклаучы елына эш планнарын карадылар.
Фестивальнең программасы бик бай. Биредә балалар да, өлкән яшьтәгеләр дә күңелләренә хуш килердәй чараларда катнаша алачак. Чара кысаларында иҗат лабораторияләре, язучылар белән очрашулар; илебезнең әйдәп баручы нәшриятларының китап ярминкәсе; лекторияләр, яңа китаплар тәкъдим итү;  гаилә белән бергәләп китап уку;  винилны сэмплерлау буенча воркшоп һ.б. планлаштырыла.
Өч көн дәвамында 11.00 – 20.00 сәгатькә кадәр беренче һәм икенче катның фойесында эшләячәк китап ярминкәсе берәүне дә битараф калдырмаячак. «Текст» барган көннәрдә китапларны нәшриятлар билгеләгән бәядән сатып алып булачак.
Тәҗрибә уртаклашу, инновацион алымнар хакында сөйләшү өчен республика китапханә системасының әйдәп баручы белгечләре генә түгел, башка төбәкләрдән дә кунаклар чакырулы.  
Фестиваль барышында Татарстан Республикасының иң күп китап укучы гаиләсе дә билгеле булачак.

Язмага реакция белдерегез

2

0

1

2

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ