Мәскәүдә «Чәкчәк фест»
3 октябрьдә Укытучылар көне алдыннан Мәскәүдә Көнчыгышны өйрәнү институтының Көнчыгыш мәдәни үзәгендә «Чәкчәк фест» узачак. Кунаклар төрле төбәкләрдә традицион татар тәм-томнарын әзерләү серләрен белә...
3 октябрьдә Укытучылар көне алдыннан Мәскәүдә Көнчыгышны өйрәнү институтының Көнчыгыш мәдәни үзәгендә «Чәкчәк фест» узачак. Кунаклар төрле төбәкләрдә традицион татар тәм-томнарын әзерләү серләрен белә алачаклар һәм аны ярминкәдә сатып ала алачаклар. Бу хакта «Вести Подмосковья» яңалыклар порталы хәбәр итә.
Шулай ук программада концерт, мавыктыргыч викториналар һәм уеннар, мастер – класслар, лекцияләр, шулай ук чәй эчү каралган. Оештыручы булып Россия мөселманнары Диния идарәсе каршындагы «Хәләл» халыкара стандартлаштыру һәм сертификацияләү үзәге тора.
Бәйрәмгә килергә теләүчеләргә электрон почтага язылып теркәлергә кирәк marketing@halalcenter.ru. үткәрү адресы: Мәскәү шәһәре, Рождественка урамы, 12 (Варсонофьев тыкрыгыннан керү урыны).

tatar-inform.ru
Комментарийлар