Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпләргә яшьләр килә. Бирегез мәйдан!

Татарстандагы укытучыларның уртача яше 48 яшь, диләр. Республикабыз мәктәпләрендә  эшләүче педагогларның һәр бишенчесе пенсионер яки пенсия алды яшендә. Ә аларны алыштырырга тиешле яшьләр укытучы һөнә...

Татарстандагы укытучыларның уртача яше 48 яшь, диләр. Республикабыз мәктәпләрендә  эшләүче педагогларның һәр бишенчесе пенсионер яки пенсия алды яшендә. Ә аларны алыштырырга тиешле яшьләр укытучы һөнәрен сайларга атлыгып торамы? Кырык-кырык биш еллык педагогик стажы булганнарны кемнәр алыштырыр? Республикабыз мәктәпләренә 2 меңләп укытучы һәм тәрбияче җитми икән. Бигрәк тә башлангыч сыйныф, математика, физика, рус теле һәм әдәбияты укытучыларына кытлык. Әйтик, 2023/2024 уку елында республикабыз мәктәпләренә 306 математика укытучысы җитми. Әмма КФУ һәм Чаллы педагогика университеты быел 147 белгеч кенә әзерләп чыгарган.
 

Яңа уку елында Татарстанның укытучылар армиясе 800 яшь укытучы белән тулыланачак. Шуларның уникесе Питрәч районы мәктәпләрендә эшли башлаячак. Бу районның сигез егет һәм кызы, максатчан юллама буенча КФУда укып, педагогик белем үзләштерәчәк.
2022 елдан башлап, Питрәч районы педагогик сыйныфлар системасын үстерүнең төбәк проектында катнаша. Узган уку елында шундый өч класс ачылган булган, ә быел алар 12 булачак. Алар Ленино-Кокушкино, Питрәчнең 1 нче һәм 2 нче, Богородск, Кощак, Колай мәктәпләрендә, Көекнең «Алгоритм» технология лицеенда һәм Цареводагы «Прогресс» күп профильле лицеенда эшләячәк.

2016 елдан башлап республикабызда яңа уку елыннан мәктәпләрдә тәүге педагоглык елын башларга җыенган егет һәм кызларны Казанга җыеп, тантаналы шартларда Укытучылыкка багышлау форумнары уздыру күркәм гадәткә керде. Аның быелгысы башкалабыздагы заманча «Адымнар» полилингваль комплексында булып узды. Әлеге форумда «Мәгариф» журналы журналистлары да катнашты. Яшь педагоглар форумының ничек узуы, анда күтәрелгән проблемалар, яшь укытучыларның тәүге хезмәт елын нинди уй-хисләр белән каршылавы хакындагы язманы «Мәгариф» журналының сентябрь саныннан укып таныша алачаксыз.
Таһир САБИРҖАНОВ
Альберт Сабир фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ