Китапханә кызыклы очрашулар вәгъдә итә
Милли китапханәдә төп проекты булган «Текст» фестивале елның-елында кызыклы шәхесләрне чакыра.
10 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк быелгы фестивальнең хөрмәтле кунаклары исемлегендә РТ мәдәният министры Ирада Хафизҗановна Әюпова; Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Шәйхәйдәровна Әхмәдиева; В.В. Маяковский исемендәге Үзәк шәһәр китапханәсенең галим сәркатибе, Рудомино исемендәге чит ил әдәбияты китапханәсенең генераль директоры киңәшчесе, Россия китапханә ассоциациясенең Халыкара хезмәттәшлек буенча секция рәисе (Санкт-Петербург) Светлана Горохова; Лобачевский университетының социаль фәннәр факультетының социология фәннәре докторы, гомуми социология һәм социаль хезмәт кафедрасы мөдире (Түбән Новгород) Сергей Судьин; Россия милли китапханәсенең библиография һәм крайны өйрәнү бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре ( Санкт-Петербург) Надежда Балацкая һ.б. бар.17:07
Фото: Денис Гордийко
Комментарийлар