Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда хәләл продукция ярминкәсе узачак

30 нчы сентябрьдә 11:00 сәгатьтә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондында (Тукай урамы, 89) хатын-кызлар һәм балалар өчен Halal Market ярминкәсе узачак. Бу хакта 5казан мэриясе сайты...

30 нчы сентябрьдә 11:00 сәгатьтә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондында (Тукай урамы, 89) хатын-кызлар һәм балалар өчен Halal Market ярминкәсе узачак. Бу хакта 5казан мэриясе сайтында хәбәр ителә.
Кунаклар өчен хәйрия ярминкәсе һәм табигый продукция, колбаса, сыр, үлән чәйләре, шулай ук кием, яулык, бизәнү әйберләре, косметика, көнкүреш химиясе, өй тукымасы белән рәтләр оештырылачак.
Программада шулай ук балалар һәм өлкәннәр өчен кәгазьдән кәрзиннәр үрү, көнчыгыш биюләре һәм хатын-кызлар һәм кызлар өчен растяжка буенча мастер-класслар бар. Кунаклар Мөхәммәд пәйгамбәр турында лекцияләр тыңлый алачак. Шулай ук ярминкәне оештыручылар «Минем мәчет» темасына рәсемнәр конкурсында катнашкан балаларга бүләкләр әзерли.
Ярминкәдә җыелган акчаларның бер өлеше социаль программаларны гамәлгә ашыру өчен «Зәкят» хәйрия фондына тапшырылачак.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ