Казанда Бөтенроссия өлкәннәр көненә багышланган фестиваль узачак
1 нче октябрьдә, «Крылья Советов» паркында Бөтенроссия өлкәннәр көненә багышланган төньяк йөреше буенча фестиваль узачак, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат үзәге. Чарада катнашу өчен пенсия алды...
1 нче октябрьдә, «Крылья Советов» паркында Бөтенроссия өлкәннәр көненә багышланган төньяк йөреше буенча фестиваль узачак, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат үзәге. Чарада катнашу өчен пенсия алды һәм пенсия яшендәге казанлылар чакырыла. Катнашучыларны теркәү 10:00 сәгатьтә башланачак, үзең белән терапевттан белешмә дә алырга кирәк.
Шулай ук шәһәр халкы Бөтендөнья йөрәк көненә багышланган «Яшәүгә таба 10 000 адым» бөтенроссия акциясендә катнаша алачак. Теләге булганнарны җыю 11:00 сәгатьтә «Крылья Советов» паркында «Ракушка» сәхнәсе янында узачак. Акциядә катнашу өчен теркәлүне сылтама буенча үтәргә мөмкин.

Фәния Лотфуллина
Комментарийлар