Логотип Магариф уку
Цитата:

Иң ихтирамга лаек профессияләр ачыкланды

Дөньяда кырык меңнән артык профессия бар диләр. Заманга яраклы рәвештә аларга әледән-әле яңалары өстәлә тора. Тик шулай да профессияләр арасында кайсылары популяр һәм хөрмәткә лаек санала? «Работа.ру»...

Дөньяда кырык меңнән артык профессия бар диләр. Заманга яраклы рәвештә аларга әледән-әле яңалары өстәлә тора. Тик шулай да профессияләр арасында кайсылары популяр һәм хөрмәткә лаек санала? «Работа.ру» дигән сервис  үткәргән сораштыруда  Россиянең төрле төбәкләрендә гомер кичерүче 3200 дән кеше шушы сорауга җавап биргән. Сезнеңчә, кайсы профессия иң популяры  икән дип уйлыйсыз? Әлбәттә, табиб һөнәре беренчелекне алган: барлык респондентларның 57 проценты табиб профессиясен күрсәткән. Икенче урында – коткаручылар, бу һөнәрне сораштыруда катнашучыларның 54 проценты иң абруйлы профессия дип санаган. Өченчедә – янгын сүндерүчеләр – алар өчен 41 процент кеше тавыш биргән.  Ә менә дүртенчедә 37 процент тавыш җыйган – укытучы, ә бишенче урынга хәрби хезмәткәр (34%) профессияләре чыккан.
Популяр профессияләр арасында машина һәм самолёт йөртүчеләр (29%), галимнәр (26%), тәрбияче (23%), шахтёр (21%), инженер һәм төзүче (15%) һөнәрләре  бар.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ