Илья Тарасов «Россиянең ел укытучысы – 2026» бәйгесенең иң яхшы 20 педагогы исемлегендә
Илья Тарасов «Россиянең ел укытучысы – 2026» бәйгесенең иң яхшы 20 педагогы исемлегенә керде. Укытучы «Педагогик әңгәмә» һәм «Ачык дәрес» сынауларын уңышлы узды.
Бәйгенең чираттагы этабы Мәскәү өлкәсендәге Е.М. Примаков исемендәге гимназиядә оештырыла. Катнашучылар «Һөнәр» остаханәсе һәм «Блицтурнир» сынауларын узачак.
Абсолют җиңүченең исеме Дәүләт Кремль сараенда игълан ителәчәк.
Уңышлар телибез!
Фото: бәйгенең рәсми төркеменнән





Комментарийлар