Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүген укытучыга һәйкәл ачыла

18 сентябрь көнне Казанда республиканың педагогик җәмәгатьчелеге өчен мөһим вакыйга көтелә. Бүген укытучыга һәйкәл ачу тантанасы узачак. Чара Казансу елгасы яр буендагы төзекләндерелгән «Укытучы йорты» скверы территориясендә үткәрелә.

Ачылышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, шулай ук халык һәм атказанган укытучылар, педагогик хезмәт ветераннары һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашачак.

Һәйкәл идеясе авторы – Татарстан Республикасының Халык рәссамы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәрит Вәлиуллин.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ