Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа финанс схемалар: мошенниклардан сак бул!

15 сентябрь көнне «Татар информ» мәгълүмат агентлыгында «Мошенникларның киң таралган схемаларына каршы тору чаралары»на багышланган матбугат конференциясе узды.й

Чарада ТР дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрының беренче урынбасары Альберт Яковлев Эчке эшләр министрлыгы Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе мошенниклык очракларын ачу бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча оперуполномоченные Рәдис Йосыпов катнашты. Алар мошенниклар тарафыннан эшләнгән җинаятьләрнең нәтиҗәләре турында искәртеп үтте.

Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының Казандагы филиалы директорының укыту эшләре буенча урынбасары Анна Кондратьева  билгеләп үткәнчә, балаларга мошенниклар схемалары буенча профилактик чаралар үткәрү кирәк.

 – Белем беркайчан да артык булмый. Мөмкин булганча, яшүсмерләр белән мошенниклар тозагына эләкмәү чаралары хакында сөйләшү үткәрү мөһим, –  диде ул.

«АК БАРС» банкның сату офисы җитәкчесе Марсель Мостафин балалар белән бәйле яңа мошенник схема барлыкка килү турында искәртте:

 – Балаларга шалтыратып, фатирга керү максатыннан ялганлый башладылар. Андый очракта иң мөһим кагыйдәләрнең берсе –таныш булмаган телефон номерын алмаска һәм шунда ук әтиәнигә хәбәр итәргә  , –  диде ул.

Азалия Мөхәрләмова

Фото: матбугат конференциясендә тәкъдим ителгән материаллардан скриншот

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ