Абдулла Алишны искә алдылар
15 сентябрь көнне А. Алиш исемендәге 20 нче гимназия ишегалдында урнашкан Алиш бюсты каршында каһарман-язучы, әкиятче, шагыйрь, җәлилче Абдулла Алишның тууына 118 ел тулу уңаеннан тантаналы митинг узды.
Чарада ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев, Язучылар берлеге әгъзасы Раил Гатауллин, танылган язучы, А. Алиш премиясе лауреаты Нурия Сәйяр катнашты.
Гимназия боерыгы нигезендә 11 нче сыйныф укучысы Ранил Фәйзуллинга Абдулла Алиш премиясе тапшырылды.
Чара барышында Камил Әсхәт улы ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хатларын һәм Г. Тукайның 140 еллык юбилее истәлек медальләрен А. Алиш, К. Насыйри премияләре лауреаты, гимназия директоры Рәхимә Минвәли кызы Арслановага, гимназиянең директор урынбасары Эльмира Мингазиз кызы Фәрхетдиновага һәм гимназиянең иң яхшы укучысы Ранил Фәйзуллинга тапшырды.
Әлеге вакыйгада шулай ук шәһәрнең 235 нче номерлы бакча балалары һәм тәрбиячеләре чыгыш ясады.
Фотолар гимназия архивыннан





Комментарийлар