Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүгеннән «Россиянең ел директоры-2023» конкурсына старт бирелде

Бүген, 25 июльдә, «Россиянең ел директоры-2023» Бөтенроссия һөнәри конкурсында катнашучыларны теркәү башланды. Анда стажы кимендә өч ел булган Россия мәктәпләре җитәкчеләре катнаша ала. Конкурсның сай...

Бүген, 25 июльдә, «Россиянең ел директоры-2023» Бөтенроссия һөнәри конкурсында катнашучыларны теркәү башланды. Анда стажы кимендә өч ел булган Россия мәктәпләре җитәкчеләре катнаша ала. Конкурсның сайлап алу этабы быелның 15 – 28 августында узачак. Катнашучылар онлайн төстә тест узарга тиеш була. Моннан тыш, жюри электрон портфолионы да бәяләячәк. Аның нәтиҗәләре буенча Мәскәүдә 29 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр узачак төп этапта 30 конкурсант чыгачак.
Финалистларга жюри әгъзаларына «Директорның визит карточкасы» дип исемләнгән видеоролик күрсәтергә, үзләренең идарә итү казанышларын тәкъдир итәргә, үз мәктәбенең идарә составы белән бергә кейста тәкъдим ителгән материаллар нигезендә проект-стартап эшләргә, мастер-класс уздырырга һәм матбугат конференциясе барышында сорауларга җавап бирергә туры киләчәк.
Конкурс йомгаклары буенча 10 лауреат, 5 призёр һәм бер җиңүче билгеләнә. Җиңүченең кем булуы  5 октябрьдә – Халыкара укытучылар көнендә игълан ителәчәк.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ