Арчада яңа ачылачак лицей мәгърифәтче якташлары исемен йөртәчәк
Арча районы мәгариф хезмәткәрләре дә яңа уку елын эчке бер дулкынлану, шул ук вакытта якты уй-хыяллар белән каршылый. Казан артының иң мәгърифәтле, татар рухын саклаган төбәге шул ул. Районда 15 база...
Арча районы мәгариф хезмәткәрләре дә яңа уку елын эчке бер дулкынлану, шул ук вакытта якты уй-хыяллар белән каршылый. Казан артының иң мәгърифәтле, татар рухын саклаган төбәге шул ул. Районда 15 база мәктәбе, 1 лицей, 17 төп мәктәп, 2 башлангыч, 48 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, 1 мәктәп-интернат, 2 урта һөнәри белем бирү учреждениесе эшли. Яңа уку елында район мәктәпләрендә барлыгы 5957 укучы белем һәм тәрбия алачак. Белем көнендә районның 610 укучысы өчен беренче тапкыр мәктәп кыңгыравы чыңлаячак.
Мәктәпләр һөнәр училищелары, көллиятләр югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итә, профильле сыйныфлар булдырыла. Арча педагогия көллияте белән тыгыз хезмәттәшлек итәләр. Шулай ук өстәмә белем учреждениеләре дә тулы көченә эшләп килә. Укучылар сарае, балалар сәнгать мәктәбе, «Арча» спорт комплексы базасында эшләүче түгәрәкләрдә балаларның төрле юнәлештә иҗади сәләте ачыла, үстерелә.
Быелгы яңа уку елы Арчаның педагогик җәмәтьчелеге өчен ике зур вакыйга белән тарихка кереп калачак. Беренчесе: меңләгән укучыларга белем биргән Арчаның 1 нче урта мәктәбе быел үзенең 180 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Икенчесе: 1 сентябрьдә көтелә.
Арчаның Балтач ягыннан килү башында соңгы елларда гына Арчабаш бистәсе калкып чыкты. Көннән-көн зурая, йортлар сан артканнан-арта тора. Әлбәттә инде, укучы балалар саны ишәя бара. Шуны истә тотып, Арчабаш бистәсендә 1 сентябрьдә 500 укучыга исәпләнгән күппрофильле лицей үз ишекләрен ачачак. Казан каласы, Лаеш, Питрәч районнары хуҗаларына бу җәһәттән нәкъ менә арчалардан үрнәк аласы иде. Аларда йорт өстенә йорт салып, бистә булдырган булалар. Ә ул бистәләрдә яшәүче балалар өчен мәктәпләр салу турында гына оныталар. Ә менә Арча хуҗалары исә Арчабаш бистәсенең киләчәген күздә тотып, 500 укучы сыйдырышлы яңа мәктәп бинасын быелдан ук файдалану җаен тапканнар. Әле гади генә мәктәп тә түгел – төгәл һәм табигать фәннәреннән төпле белем бирергә тиешле күп профильле лицей! Әле шунысы да бар: Арчаның әлеге лицее күренекле якташлары – мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фикер иясе, дин белгече Габденнасыйр Курсави исемен йөртәчәк. Инде моннан 210 ел элек бакыйлыкка күчкән булып та, кабере дә Истанбулда булса да, үз якташларын арчалар һич онытмый, зурлый, олылый белә. Күренекле якташлары исемен мәңгеләштерү юлында бу аларның беренче генә гамәлләре түгел инде. Моннан биш ел элек олуг мәгърифәтченең туган авылы – Югары Курсада Курсавига багышлап истәлек билгесе куйганнар, «Курсави чишмәсе»н төзекләндергәннәр иде инде.
Таһир САБИРҖАНОВ

Комментарийлар