Логотип Магариф уку
Цитата:

Әниләр көнендә нинди чаралар көтелә?

Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында Әниләр көненә багышланган бәйрәм чаралары узачак.

Бәйрәмне шәһәр мәдәният оешмаларында билгеләп үтәчәкләр дип хәбәр итә район матбугат хезмәте. 22 ноябрьдә «Кызыл тау» мәдәният йортында шәһәр халкы һәм кунаклары өчен концерт үткәреләчәк. Чара 18:00 сәгатьтә башлана.

Шул ук көнне 9:00 дан барлык теләүчеләрне Железнодорожниклар мәдәният йортында мастер-классларга көтәләр. Катнашу өчен +7(843) 590-09-35 номеры буенча язылырга кирәк. 

23 ноябрь көнне 18:00 сәгатьтә «Залесный» мәдәни үзәгендә «Әниләр һәм бәбиләр» спектаклен күрсәтәчәкләр. Чара түбәндәге адрес буенча узачак: Осиновский тык.,8.

25 ноябрьдә «Залесный» мәдәни үзәгендә «Әни һәрчак булсын» бәйрәм концерты ачылачак. Башлана – 17:00 сәгатьтә.

«Әни өчен» рәсемнәр күргәзмәсе «Яшьлек» мәдәният йортында үтәчәк. Балалар иҗатын 9:00 дан 18:00 гә кадәр Химиклар урамы, 11 адресы буенча күрергә мөмкин.

Шулай ук «Кызыл тау» мәдәният йортында 30 ноябрьгә кадәр «Әни тавышы» сәнгать эшләре күргәзмәсе эшләячәк. Чарага Идел буе урамы, 97нче йорт адресы буенча килергә мөмкин.

Фото: Денис Гордийко

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ