Логотип Магариф уку
Цитата:

«Айбагыр» этнолагере 15 еллыгын билгеләп үтә: юбилей сменасы 100 дән артык баланы берләштерде

23 июльдән 9 августка кадәр «Мирас-Наследие» балалар сәламәтләндерү лагере базасында керәшен балалары өчен оештырылган «Айбагыр» этносменасы уза. Быел ул 15 нче тапкыр үткәрелә һәм 10–18 яшьлек 104 баланы берләштерә.

Смена программасы керәшен халкының телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклауга һәм яшь буынга җиткерүгә юнәлдерелгән. Балалар өчен туган тел дәресләре, халык йолаларына багышланган чаралар, кул эшләре буенча остаханәләр, керәшен зыялылары белән очрашулар, иҗади бәйгеләр һәм спорт ярышлары оештырыла.

«Айбагыр»ның 15 еллыгына багышланган тантаналы чара 30 июльдә узачак. Программада мөхтәрәм кунаклар чыгышы, сменада катнашучылар әзерләгән концерт һәм лагерь тарихын, аның традицияләрен чагылдырган бәйрәм чаралары каралган.

«Айбагыр» проекты 2012 елда Татарстан Керәшеннәр иҗтимагый оешмасы һәм аның «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге инициативасы белән гамәлгә куела

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ