Җәлилнең яшьлек дусты
Герой-шагыйрь Муса Җәлилне һәм аның тугрылыклы 10 кардәш көрәштәшен искә алганда, күңелдә, горурлык хисләре белән бергә, юксынулы, сагышлы, әрнүле тойгылар да кузгала.
Тиңдәшсез кыюлык, ныклык, батырлык, тугрылык үрнәге күрсәткән асыл ир-егетләрнең җидесенә – Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Әхмәт Симаев, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев,Сәлим Бохаровка 30 да тулмаган, ә Фоат Булатов, Абдулла Алиш, Гариф Шабаев, Муса Җәлилгә нибары 30–38 яшьләр генә була. Бу язма Муса Җәлилнең яшьлек дусты, ышанычлы, тугрылыклы көрәштәше, тугрылык каһарманнарының берсе – Фоат Булатов турында.
Гитлерчы-баскыннар Польшаның Радом шәһәре янәшәсендәге Седльце-Едлино лагеренда Идел-Урал арасында яшәгән татар, башкорт, татарча сөйләшә белгән чуваш, мари, мордва, удмурт хәрби әсирләреннән торган «Идел-Урал» легионы һәм кәгазьдә шул исемдәге уйдырма курчак дәүләт, 1942 елда Берлинда «Татар арадашчылыгы»(«Татарише миттельштелле») оешмасы төзиләр. Бераздан аны – «Идел-Урал комитеты», 1944 елда «Большевизмга каршы көрәш Союзы» итеп үзгәртәләр, хәтта Төркия эмигранты Шәфи Алмасны шул уйдырма «Идел-Урал» дәүләтенең президенты итеп билгелиләр.
Мондый легионны, оешманы, «дәүләтне» фашистларның Советлар иленә, совет гаскәрләренә, аеруча партизаннарга каршы көрәшерлек хәрби частьлар әзерләү макстатыннан төзегәннәрен беләбез. Тоткынлыкта Муса Гомәров исемле (Җәлил әсирлектә үзен шулай дип атый) танылган татар шагыйре барлыгын белеп алган гитлерчылар, абруеннан файдалануны күздә тотып, аны шушы милли комитет составына керергә тәкъдим итәләр. Муса Җәлил башта каршы торса да, аннан, фашистларның мәкерле планын җимерү, үзләренә каршы көрәш оешмасына әверелдерү максатын күздә тотып, риза була. Билгеле, ул дошман өнендә андый көрәшкә алынуның хәтәрлеген яхшы аңлый. Шуңа күрә тормыш тәҗрибәсе зур булган, белемле, кыю Муса Җәлил үз исеме тирәсенә көрәшчеләр тупланганда үзе дә бик сак эш итәргә тырышып, башка көрәштәшләрен дә шуңа өнди. Патриотик төркемгә әсирләрне кат-кат тикшереп, сынап, үзләре яхшы белгән, ышанычлы кешеләрне генә кабул итәләр.
Әсирләр арасында Җәлилнең электән яхшы белгән дуслары Абдулла Алиш, Әхмәт Симаев, Фоат Булатов, «Октябрь баласы» журналына (Муса Җәлил аның баш мөхәррире була) җибәргән шигырьләре буенча Гайнан Кормаш та таныш була. Шулар арасыннан Җәлил үзенең якташы Булатовны бик күптәннән һәм аеруча яхшы белә.
Әтисе Мусаны 1914 елда Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсенә укырга урнаштырган була (гадәттә, ул күп урында ялгыш 1918 ел дип күрсәтелә). Фоат Булатов гаиләсе исә Оренбургка 1916 елда күченеп килә. Ул вакытта Җәлилләрнең гаиләсе дә шунда яши, һәм алар яшәгән йортлар бер үк урамда кара-каршы гына тора. Янәшәдә киләчәктә күренекле композитор булачак Җәүдәт Фәйзи гаиләсе дә көн күрә. Шуңа күрә алар үзара керешеп, аралашып яшиләр.
Фоат Зыятдин улы Булатов 1913 елның 23 февралендә Башкортстанның элекке Эстәрлетамак өязендәге Мәләүз авылында туа. Әтисе башта авыл баенда приказчик булып эшли. Әйткәнебезчә, 1916 елда алар – Оренбургка, аннары Казанга күчеп килә.
Мусадан 6–7 яшькә кечерәк булган Фоат аны беренче тапкыр мәдрәсә укытучысы Төхфәт Ченәкәй белән бергә үзләренә кергәндә күрә. Шуннан соң алар дуслашып, урамда уйнап, бергә балык тотарга йөриләр. Җырга-биюгә , йөзәргә әвәс булган, атка атланып куркусыз чапкан Фоат үсә төшкәч, спортны бигрәк тә гимнастика, бокс, авыр атлетика, волейболны ярата, шуңа күрә таза, көчле малай булып үсә. Яше җиткәнче үк, әнисеннән кат-кат рөхсәт сорап, мәктәпкә укырга керә. Әти-әнисе Фоатның музыкант булуын тели, аңа скрипка да сатып алалар. Ләкин бераз уйнаганнан соң, малайның музыка белән кызыксынуы югала. Аның күңеле спортка ныграк тартыла.
Мәктәптән соң ул фабрика-завод өйрәнчекләре әзерләү мәктәбен тәмамлап, берничә ел Казан, Урал заводларында эшли.
1930 елда Фоат Минзәләгә – апасы янына кунакка килә һәм шунда балалар язучысы сыйфатында командировкага килгән Абдулла Алиш белән таныша.
Үзлегеннән урта мәктәп программасын үтәп,1940 елда Фоат Казан коммуналь төзелеш институтын (хәзерге Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты – ред.) тәмамлый, диплом алгач, юллама белән Кырымга җибәрелә, анда юл төзү инженеры булып эшли. Төркемдәше Я.Блатнов истәлекләреннән: «1938 елның җәе искә төшә. Институтыбызның актлар залы тулы студентлар, мөгаллимнәр, галимнәр. Трибунада, берсен-берсе алмаштыра-алмаштыра, Казан – Мәскәү – Ленинград – Горький велойөгерешендә катнашучылар чыгыш ясый. Чират Фоат Булатовка җитте.
– Хөрмәтле дуслар! Без, велойөгерештә катнашучылар, ярдәм итүегез өчен сезгә бик рәхмәтлебез. Юлда алган телеграммаларыгыз өчен рәхмәт. Без институтыбыз һәм «Кызыл Татарстан» газетасы редакциясе белән һәрвакыт элемтәдә булдык. Тукталган чакларыбызда җирле халыкка лекцияләр укыдык. Бар җирдә дә безне яхшы каршы алдылар... Бу велойөгереш даими күнегүләргә нигезләнгән спортның кешене көчле һәм төрле хәлләргә каршы нык торучан итүен күрсәтте.
Фоат Булатов үзе яхшы укыды һәм бөтен төркем өчен борчылды. Бирелгән материалның мәгънәсен аңламыйча ятлау һәм формулаларны аңламыйча истә калдыруны өнәмәгәнлеген гел кабатлап торды. Инженер һәр мәсьәләне төбенә төшеп аңларга һәм инженер исәпләүләрен башкару өчен белешмә китапларыннан файдаланырга тиеш, дия иде».
Фоат Булатов шул ук елны Кызыл Армиягә хәрби хезмәткә алына. Белоруссиядә хезмәт иткәндә Бөек Ватан сугышы башлана. Шунда барган канкойгыч сугышларда чолганышта калып, әсирлеккә эләгә. Муса Җәлил кебек ул да фашистларның бик күп үлем лагерьлары аша үтә. Аннан Польшадагы төрки әсирләрне туплау урыны һәм антифашистик оешмаларның баштагы үзәге булган «Седльце», аннан Едлино лагерена китерелә. Седльцеда ул Муса Җәлил белән очраша.
Белешмә: 366 нчы шталаг дип аталган әлеге лагерь башта Варшавадан көнчыгышка таба 20 километр чамасы ераклыктагы, совет-герман чигендәге Седльце, соңрак Едлино шәһәрендә 1939 елда оештырыла. 1941 елның җәеннән анда совет, француз, соңрак итальян әсирләре тоткынлыкта газап чигә. Шул тирәдәге лагерьларда 40 меңләп әсир һәлак ителә. 1942 елның 21 августында шунда «Идел-Урал» легионы төзелә башлый.
Җәлил белән очрашканнан соң, югары белемле Фоат Булатовны Берлин янындагы махсус Вустрау лагерена җибәрәләр. Ул шунда Гариф Шабаев, Рәхим Саттар белән дә таныша. Аны М.Җәлил җитәкчелек иткән яшерен патриотик оешмага алалар. Яшерен төркем комитеты карары нигезендә алар өчесе дә Берлиндагы «Идел-Урал» милли эмигрантлар газетасында эшләргә тиеш булалар. Фоат Булатов шунда тиз арада хәреф җыярга өйрәнә, һәм аңа типография шрифтлары белән эшләргә рөхсәт бирелә. Шул ук редакциядә Абдулла Алиш тәрҗемәче, Рәхим Саттар фотограф булып эшли. Шул яшерен патриотик төркем фашистларга каршы листовкалар бастыру эшенә керешә. Текстларны Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Рәхим Саттар әзерли. Совинформбюро мәгълүматларын туплау Әхмәт Симаевка тапшырыла. Милли «Идел-Урал комитеты»н оештыручы, аның рәсми җитәкчесе Гайнан Кормаш булса да, төп оештыру эшләре белән Муса Җәлил җитәкчелек итә.
Фашистлар Фоат Булатовны хәрби әсир татарлар алдында большевикларга каршы чыгыш ясарга никадәр генә мәҗбүр итәргә тырышсалар да, ул төрле сәбәпләр табып риза булмый.
Шунысы шаккатмалы: фашистларга каршы язылган листовкаларны Әхмәт Симаев Берлинда, пропаганда министры Геббельс һәм Көнчыгыш җирләр рейхминистры Альфред Розенберг карамагындагы министрлыкларның гомуми бүлегенә караган «Винета» радиостудиясендәге кирилл хәрефле машинкада бастыра.Соңыннан бу хәл немецларны да хәйран калдыра. Симаев, җыеп, бастырылган листовкаларны, Гариф Шабаев белән бергә, татар арадашчылыгы карамагындагы ротатор җайланмасында күбәйтә. Кызганычка, араларына махсус задание белән үтеп кергән хыянәтче яшерен төркем эшчәнлеге турында гестапога хәбәр итә. Тарату өчен әзерләнгән листовкалар табыла. Типография мөдире Рәис Самат дигән кешене империя куркынычсызлык идарәсенә чакыртып алалар. Ул бөтен гаепне арадашчылык хезмәткәрләре Гариф Шабаев белән Фоат Булатовка аудара, аны Шәфи Алмас та яклап чыга һәм нәтиҗәдә гаеп Шабаев белән Булатов өстендә кала. Фашистларга каршы эшләүче яшерен Берлин төркемендәге Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев һәм башкалар кулга алына. Фоат Булатов һәм шул төркемдәге башка җәлилчеләр, фашистларның коточкыч җәзалауларына карамастан, бер-берсен сатмыйлар, газаплап сорау алган саен берни белмибез дип, җавап бирәләр.
Бер үк вакытта комитетның Седльце һәм Едлино лагерьларында булачак легионерлар арасында аңлату эшләре алып барган җәлилчеләрнең дә «хәтәр» эшләре ачыклана. Чөнки легионерларның алар әзерләгән 900 ләп хәрби әсирләрдән торган 825 нче батальоны, Белоруссиянең Витебск шәһәре тирәсендә немец командирларын коралсызландырып һәм әсир алып, бик күп корал белән партизаннар отрядына кушыла. Җиде батальонның калган алтысы шулай ук гитлерчыларның планын үтәүне төрлечә боза. Взвод-взвод партизаннар ягына чыгучылар була. 827 нче батальонда 1943 елның июлендә баш күтәрергә исәплиләр. Тик ул фашистларга билгеле була, һәм алар бу эшне оештыручы өлкән лейтенант К. Мифтаховны кулга алып, коточкыч рәвештә җәзалап үтерәләр. Шуннан соң «Идел-Урал» батальоннарын берәм-берәм чиктән алып, Франция, Голландия тарафларына озаталар. Анда эләккән легионерларның 30 меңләбе Франциядә барган фашистларга каршы көрәш агымына кушыла.
14 августта бөтен лагерьларда берьюлы кораллы восстание күтәрү билгеләнгән була. Ләкин өлгерә алмыйлар. 1943 елның 11 августында гестапо тарафыннан, Берлин төркеме генә түгел, төрле төркемнәрдән яшерен оешманың 80 әгъзасы кулга алына.
Фоат Булатов Шпандау төрмәсендә Муса Җәлил белән бергә утыра. Алар белән бер камерада булган Италия антифашисты Ланфредини: «Булатов аз сөйләшә иде. Әмма ул күңел төшенкелегенә бирелмәде», – дип сөйли. Фоат Булатов 11 каһарман арасында дүртенче булып, 12 сәгать 15 минутта гильотина пычагы аша үтә. Бу – 1944 елның 25 августы.
Әлеге уңайдан шунысын да әйтик: Сталинның, Кырым татарларын туган илләреннән куганнан соң, Казан татарларын да сөрергә әзерләнүе хәзер сер түгел. Безне ул фаҗигадән саклап калуда Җәлил тирәсендә оешкан антифашистик оешманың вермахт планнарын җимерүдәге эшчәнлеге,«Идел-Урал» легионының Ватанга тугрылык саклавы да роль уйнагандыр дип уйларга кирәк.
1944 елның 12 февралендә Дрезден шәһәрендә җәлилчеләргә оештырылган судта прокурор үзенең гаепләү чыгышында җәлилчеләрне Германия командованиесенең «зур ышанычыннан» явызларча файдаланып, «рейхка каршы корткычлык алып барган бандитлар группасы» дип атый һәм аларга үлем җәзасы бирүне таләп итә.Судьяның: «Гаебегезне таныйсызмы?» – дип соравына тоткыннар: «Безнең бернинди дә гаебебез юк. Без тик туган ил алдындагы бурычыбызны гына үтәдек», – дип җавап бирәләр.
Хөкем ителгәннәр исеменнән соңгы сүзне Муса Җәлил әйтә: «Германия һәм немец халкы алдында без түгел, бәлки сез үзегез, Гитлер палачлары җинаять эшләдегез. Фашизмны җиңү өчен кулыбыздан килгән кадәр эшли алуыбыз белән горурланабыз, без бары көрәшебезне тагын да дәвам итә алмаганга гына үкенәбез», – ди ул батырлырча кыюлык белән.
Хәнәфи БӘДИГЫЙ
Фото: protatarstan.ru
Комментарийлар