22 декабрь 2024 яңалыклары
-
Зәйнең татар учагы
Зәй шәһәренә бераз гына шиклерәк уйлар белән килеп кергән идек. Башкаладан читтәрәк урнашкан төбәктә иркенләп татарча сөйләшүче яшьләрне дә очрата алмабыз кебек тоелды. Әмма ялгышканбыз икән. Зәйнең милләт сагында торучы уку йорты – Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясенә килеп кергәч үк күңелдәге шикләр эреп таралды. Инде 30 елдан артык эшләп килүче милли уку йорты бүген шәһәрнең йөзек кашына әверелгән дип әйтергә дә була. Яңа төзекләндерелгән мәктәпне карап, берникадәр сокланып йөргәннән соң, белем йортының директоры Марат Мөхәммәтханов белән Таҗетдин Ялчыгол, Аяз Гыйләҗев, Наил Дунай, Роберт Батулла, Мөдәррис Әгъләмов кебек талантларны биргән Зәй төбәге хакында да һәм, әлбәттә, гимназиянең бүгенге халәте, киләчәккә омтылышлары турында да бәйнә-бәйнә сөйләштек.
-
Татар театры көне белән
22 декабрь татар театры көне буларак билгеләп үтелә.