Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар театры көне белән

22 декабрь татар театры көне буларак билгеләп үтелә.

1906 елның 22 декабрендә Казанда беренче тапкыр губернатор рөхсәте белән халык алдында ярлы студентлар файдасына"Шимбә“ татар яшьләре театры татарча ачык спектакль куя. Бу кичтә сәхнәдә „Кызганыч бала" драмасы һәм "Гыйшык бәласе“  комедиясе уйнала. Рольләрдә "Сәйяр" татар труппасы актерлары: Рабига Габитова, Суфыя Колахмәтова, Зәйнәп Саинова, Шакир Мөхәммәтьяров, Әкрам Кайбышев, Шәриф Сүнчәләй һәм башкалар уйный.

Труппа җитәкчесе – данлыклы актер һәм режиссер Габдулла Кариев. Халыклар арасында дуслыкны ныгыту теләге коллективның төп максаты була.

Казанны шаулаткан бу данлыклы вакыйга татар театрының туган көне булып тарихка керә. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ