Шәриф Камал премиясенә бәйге игълан ителде
Җиңүчеләргә акчалата бүләк тапшырыла.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Милли музее Шәриф Камал исемендәге Әдәби премиягә яңа бәйге игълан итә. Оештыручылар 14—35 яшьтәге авторлардан проза әсәрләре, тәрҗемәләр һәм комикслар көтә. Гаризалар 10 декабрьгә кадәр кабул ителә.
Быел премиянең номинацияләре артты:
«Шәриф Камал. Проза» — татар телендәге кече һәм урта жанрдагы проза әсәрләре (күләме 20 000 тамгага кадәр хикәя, новелла; күләме 40 000 тамгага кадәр зур булмаган повесть, нон-фикшн жанрындагы әсәр) ;
«Шәриф Камал. Тәрҗемә» — Шәриф Камалның «Әүвәл-әүвәл заманда» хикәясенең инглиз, гарәп яки төрек телләренә тәрҗемәсе;
«Замандаш. Нәкый Исәнбәт. Балалар һәм яшүсмерләр прозасы» — балалар һәм яшүсмерләр өчен язылган проза әсәрләре (күләме 20 000 тамгага кадәр хикәя яки әдәби әкият; күләме 40 000 тамгага кадәр зур булмаган повесть);
«Замандаш. Галиәсгар Камал. Комикс» — яшүсмерләр өчен иҗат ителгән комикс; сюжеты әдәби әсәр яки әкият нигезендә корылган булырга да мөмкин.
Нигезләмә һәм тулырак мәгълүмат: yort.tatar/award
Шәриф Камал исемендәге әдәби премия – 2020 елдан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее һәм Татар китабы йорты гамәлгә куйган премия.
Фото: «Татар-информ»
Комментарийлар