Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәп укучылары ясалма фәһем буенча Бөтенроссия олимпиадасында катнаша

16–19 октябрь көннәрендә РФның 50 дән артык төбәгеннән 360 укучы дистанцион форматта уза торган ясалма фәһем буенча Бөтенроссия олимпиадасының төп этабында катнашачак.

Олимпиада 8–11 нче сыйныф укучылары өчен «Россия Федерациясенең санлы икътисады» илкүләм программасының «Сәнгать интеллекты» федераль проекты кысаларында уздырыла. Чараны Россия Банкы ярдәмендә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы оештыра.

Укучылар өчен олимпиадада катнашу – үз белемнәрен тикшерү мөмкинлеге генә түгел, ә илнең әйдәп баручы югары уку йортларына кергәндә өстәмә баллар алу мөмкинлеге дә, ә педагоглар өчен – укучыларның белем дәрәҗәсен бәяләү һәм аларга белем алуда яңа үрләр яуларга ярдәм итү мөмкинлеге.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ