Логотип Магариф уку
Цитата:

Яр Чаллы лицее укучысы – Бөтенроссия иншалар конкурсында абсолют җиңүче

29 ноябрь Мәскәүдә Бөтенроссия иншалар конкурсы җиңүчеләре игълан ителде. Бәйге Россия Мәгариф министрлыгы инициативасы буенча Дәүләт мәгариф университеты тарафыннан үткәрелде дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Тантаналы чара кысаларында федераль этапның иң яхшы 100 хезмәте авторлары дипломнар белән бүләкләнде. Алар арасында Татарстаннан ике укучы: Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 62 нче аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Хәкимова Азалия һәм Мысько Анастасия – Чаллы шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге 78 нче лицейның 11 нче сыйныф укучысы.

Абсолют җиңүчеләр исемлегендә Яр Чаллы шәһәреннән Мысько Анастасия дә бар.  

Укучыларга дипломнарны Мәгариф дәүләт университеты ректоры Наталия Наумова һәм Россия Мәгариф министрлыгының Дәүләт гомумбелем бирү сәясәте һәм мәктәпкәчә белем бирүне үстерү департаменты директоры урынбасары Сергей Васин тапшырды.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ