Методик үсеш – югары осталык күрсәткече
Роза ШӘЯХМӘТОВА, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы, педагогика фәннәре кандидаты, доцент, Татарстанның атказанган укытучысы
Укытучының эшчәнлеге такта һәм дәреслек белән генә чикләнми. Белем бирү киң мәгънәле, күпкырлы процесска әверелде. Заман белән бергә педагогка куелган таләпләр дә үзгәрә, катлаулана. Укучының ышанычын һәм хөрмәтен яулау өчен бүгенге көн укытучысына алардан берничә адым алда атлау зарур. Әмма мөмкинлекләр күп булган чорда дөрес юнәлеш сайлау җиңел түгел. Нәкъ менә шушы очракта педагоглар һәм тәрбиячеләр өчен методик хезмәт ышанычлы терәккә әверелә.
Фән белән гамәли эшне бәйләү
Методик хезмәт укыту-тәрбия процессыннан аерым карала алмый. Мәгариф системасының үсеш дәрәҗәсе нинди булса, методик хезмәтнең эшчәнлеге дә шуңа туры килә. Фән практикадан башка яши алмый, ә практика фәнни нигезсез нәтиҗәле була алмый. Шуңа күрә методик хезмәт – фән белән гамәли эшне бәйләүче мөһим звено.
Методик эшчәнлек берничә баскычтан тора.
Беренче баскыч – мәктәп эчендәге методик эш: предмет берләшмәләре, укытучының системалы эшчәнлеге, тәҗрибә уртаклашу.
Икенче баскыч – район дәрәҗәсендә методик ярдәм. Бүген Татарстан Республикасының барлык 45 районында да методистлар эшли, гомуми алганда, 550 гә якын белгеч мәгариф оешмаларына методик ярдәм күрсәтә. Алар 32 меңнән артык укытучы, 5 меңгә якын җитәкче һәм 20 меңгә якын мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре белән эшли.
Өченче баскыч – фәнни-методик эш. Ул Мәгарифне үстерү институты, Казан федераль университеты, Чаллы дәүләт педагогика университеты, педагогик көллиятләр базасында алып барыла. Биредә укытучыларның һөнәри үсеше, белем күтәрү, яңа методикаларны гамәлгә кертү юнәлешендә системалы эш башкарыла.
Цифрлаштыру – өстенлекле юнәлеш
Соңгы ун елда республикада педагоглар өчен персональләштерелгән белем күтәрү системасы булдырылды. Укытучы үзенең шәхси кабинеты аша программалар сайлый, укыту формасын билгели, электрон форматта документлар ала. Бу – цифрлаштыру юлыннан баруыбызның ачык мисалы.
Бүген мәгариф системасында цифрлаштыру – өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Электрон журналлар, көндәлекләр, цифрлы белем бирү ресурслары укытучының эшен җиңеләйтә. Методик хезмәтнең бурычы – педагогка бу мөмкинлекләрне нәтиҗәле кулланырга ярдәм итү.
Бүгенге көндә аерым игътибар ясалма интеллектка юнәлтелә.
Ясалма фәһем анализлар ясау, презентацияләр әзерләү, мәгълүмат эшкәртү өчен инде актив кулланыла. Киләчәктә дәфтәрләр тикшерү, иншалар анализлау кебек эшләрдә ясалма интеллектны файдалану укытучыга дәрескә күбрәк вакыт калдырырга мөмкинлек бирәчәк. Әмма бу юнәлештә фәнни нигезләнгән, уйланылган карарлар таләп ителә. Бу эшне мәктәп системасына кертеп җибәрә алсак, бик зур алга китеш булачак.
Төгәл фәннәргә мәхәббәт
Бүгенге көндә математика, физика һәм химия фәннәренә кызыксынуны арттыру да – өстенлекле бурычларыбызның берсе. Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары, еш кына имтихан бирер өчен, профильле математика, физика, химия фәннәрен сайлаудан гына курка. Шуны истә тотып, узган уку елында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов хуплавы белән «Физмат алгарыш» проекты гамәлгә керде. Проектның максаты –математика һәм физика белән кызыксындыру. Проект 5 нче сыйныфтан башлап барлык укучыларны, әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, математика һәм физика фәннәре белән кызыксындыруга юнәлтелгән. Бу нисбәттән, түгәрәкләр, онлайн дәресләр, фәнни очрашулар, югары уку йортлары укытучылары белән берлектә эш алып барыла. Проект кысаларында грантлар системасы да эшли. Алар мәктәпләргә, укытучыларга һәм укучыларга бирелә. Бу акчалар балалар белән эшләүне камилләштерүгә, сыйфатлы белем бирү мохитен булдыруга юнәлтелә.
2026 елның гыйнварыннан исә «Физхим алгарыш» проекты да старт ала. Биредә химия һәм физикага кызыксынуны башлангыч һәм урта сыйныфлардан ук формалаштыру, экспериментлар аша фәнгә мәхәббәт тәрбияләү төп максат итеп куела.
«Ел укытучысы» бәйгесе – һөнәри үсеш мәйданчыгы
«Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсы – педагоглар өчен зур үсеш мөмкинлеге. Татарстанда ул берничә этапта уза: муниципаль, зона, республика һәм федераль дәрәҗәдә. Безнең республикада конкурсның өстәмә зона этабы булуы укытучыларга тагын да күбрәк тәҗрибә тупларга ярдәм итә.
Әлеге бәйге – дәрес күрсәтү генә түгел, ә методик осталыкны, фикерләү культурасы, аралаша белү, тәрбияви эшчәнлекне күрсәтү мәйданчыгы. Катнашу өчен зур әзерлек таләп ителә, әмма ул укытучыга бай тәҗрибә, һөнәри үсеш һәм үз-үзенә ышаныч бирә. Монда укытучы ике төп сорауга җавап бирә: нәрсәгә укытырга һәм ничек укытырга? Икенче сорау – методик осталыкның асылы.
Үзем дә әлеге конкурста катнашкан кеше буларак, аның эчке механизмнарын яхшы аңлыйм. Конкурста катнашу ул – үзеңне җиңү, үзеңә яңа мөмкинлекләр ачу, дияр идем. Һәр катнашучы, җиңүче булмаса да, зур тәҗрибә һәм һөнәри «багаж» белән кайта. Минемчә, мондый бәйгеләр катнашучыларны бер баскычка югарырак күтәрә һәм аларның эшчәнлегенә яңа этәргеч бирә. Ул – иң беренче чиратта, зур тәҗрибә туплау мөмкинлеге. Педагог үзен коллегалары белән чагыштыра, башка укытучылар кулланган алымнарны өйрәнә, нәтиҗәле практикаларны үз эшчәнлегенә кертә. Бу да – методик үсеш дигән сүз.
Билгеле, мондый конкурсларда һәркем дә катнаша алмый. Әмма берничә ел рәттән үз өстендә эшләп, конкурсларда катнашырга омтылучы педагоглар да бар. Бу конкурслар укытучыга балалар, ата-аналар, педагогик коллектив белән эшләүдә дә зур этәргеч бирә. Яшь тәҗрибәгә киртә түгел. Өч-биш ел гына эшләгән педагог та, әгәр ул эзләнүче, кызыксынучан, үз һөнәренә җаваплы карашта булса, бай тәҗрибә туплый ала. Иң мөһиме – кызыклы, фикер йөртә белүче, үсешкә омтылучы укытучы булу.
Бүгенге көндә һөнәри конкурсларны бер үк вакытта уен формасында да, җитди һөнәри үсеш мәйданчыгы буларак та карарга кирәк.
Ел саен конкурсларның төп форматы саклана: дәрес күрсәтү, дәрестән тыш чара, педагогик аралашу культурасы, фикерне аңлаешлы итеп җиткерә белү. Шул ук вакытта цифрлаштыру, ясалма интеллект кебек заманча яңалыклар да исәпкә алына. Әмма презентация күрсәтү генә конкурста хәлиткеч роль уйнамый. Иң мөһиме – укытучының балалар белән эшли белүе, аларны актив эшчәнлеккә җәлеп итә алуы. Югары осталык ул – укытучының чыгышы гына түгел, ә укучыларның дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда актив катнашуы. Балалар уйлый, эшли, фикер йөртә икән – бу инде чын профессиональлек күрсәткече.
Фото: Альберт Сабир





Комментарийлар