Тукай фаҗигасе — милләт фаҗигасе: Сәйдәшев музеенда 6 меңлек пластинка 6 кеше өчен яңгырады
Кайбер язмаларны тыңлап кына булмый — аларны йөрәк аша үткәрергә туры килә. Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музеенда узган «Милли фаҗига. Айрат Арсланов» исемле әдәби-музыкаль композиция дә шундыйлардан булды. Чараны журналист-блогер Ихтыяр Кыямов алып барды.
Биредә Гаяз Исхакыйның Габдулла Тукай үлеменә багышланган «Милли фаҗига» язмасы Айрат Арслановның моңлы, үзенчәлекле тавышы белән яңгырады. Пластинка 1993 елда яздырылган була. Иң аянычы — меңләгән тыңлаучы өчен яздырылган мираска нибары алты кеше җыелды.
Гаяз Исхакый «Милли фаҗига» мәкаләсен Тукай вафатыннан соң бер ел узгач — 1914 елның 2 апрелендә «Ил» газетасында бастыра. Ул вакытта Тукайның вафатына бер ел тулган була. «Ил»нең әлеге саны тулысынча диярлек шагыйрьгә багышлана.
– Бу — гадәти мәрсия түгел. Исхакый Тукайны юксынып кына калмый, шагыйрьнең үлеме аша бөтен татар җәмгыятенең хәленә күз сала. Тукайны ул милләтнең табигатьтән алган зур бүләге дип бәяли һәм аның вакытсыз китүен шәхси югалту гына түгел, ә милли фаҗига буларак карый. Галимнәр дә «Милли фаҗига»дә Исхакыйның Тукайның милләт язмышындагы урынын, халыкчанлыгын һәм бөеклеген аеруча калку итеп күрсәтүенә басым ясый, – диде Ихтыяр.
Исхакый Тукайның иҗатына гаять югары бәя бирә. Аның фикеренчә, кыска гомерендә Тукай татар әдәбиятына гына түгел, бөтен милләтнең рухи тормышына зур өлеш кертә. Шагыйрьнең мөмкинлекләре әле тулысынча ачылып бетмәгән килеш өзелгән гомере Исхакыйны аеруча борчый. Язучы моның сәбәпләрен шәхестән генә түгел, Тукай яшәгән мохиттән, татар җәмгыятенең ул чордагы хәленнән эзли.
«Исхакыйның иң бәхәсле һәм шул ук вакытта иң тирән фикерләренең берсе Тукайның шәхси тормышына бәйле, – дип сөйләде И. Кыямов. – Ул шагыйрьнең ялгызлыгын, мәхәббәт һәм гаилә бәхетеннән мәхрүм булуын да аның фаҗигасенең бер сәбәбе итеп карый. Язучы, әгәр Тукай янәшәсендә аны аңлый һәм рухландыра алырлык хатын-кыз булган булса, шагыйрьнең гомере дә, иҗаты да башкача дәвам итәргә мөмкин иде, дип фикер йөртә. Бу — бүген бәхәсле тоелырга мөмкин булган караш. Әмма Исхакый өчен иң мөһиме — Тукайның шәхси язмышы аша татар җәмгыятенең рухи һәм социаль хәлен күрсәтү.
Гаяз Исхакый Тукай турында бер генә мәртәбә язмый. «Милли фаҗига»дән тыш, «Тукай мәхәббәте», «Тукай мәрхүм», «Мәрхүм Тукай», соңрак «Шагыйрь Габдулла Тукай» һәм башка мәкаләләрендә дә шагыйрь шәхесенә һәм иҗатына мөрәҗәгать итә. Галимнәр Исхакыйның бу язмаларын бер-берсен тулыландырып торган хезмәтләр буларак бәяли.
Бер пластинкада — өч чор
Сәйдәшев музеендагы чараның үзенчәлеге дә шунда: бер генә язма аша татар мәдәниятенең өч төрле дәвере белән очрашырга мөмкин.
Беренчесе — Габдулла Тукай. ХХ гасыр башында татар шигъриятенең үсешенә гаять зур йогынты ясаган шагыйрь.
Икенчесе — Гаяз Исхакый. Тукайның вафатыннан соң аның иҗатына һәм шәхесенә бәя биреп кенә калмыйча, шагыйрь үлемен милләтнең рухи хәле белән бәйләгән язучы һәм публицист.
Өченчесе — Айрат Арсланов. Татарның легендар нәфис сүз остасы Тукай һәм Исхакый текстларын яңадан меңләгән тыңлаучыга җиткерә. Аның башкаруында «Милли фаҗига» радиода һәм аудиоязмаларда яңгырап, соңрак татар мәдәни мирасындагы үзенчәлекле әсәрләрнең берсенә әверелә. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе каталогында да Айрат Арсланов башкаруындагы «Милли фаҗига» композициясе Гаяз Исхакый һәм Габдулла Тукай әсәрләре буенча әдәби-музыкаль композиция буларак теркәлгән.
Арслановның Тукай һәм Исхакый әсәрләреннән композицияләр төзүе турында аның замандашлары да язып калдырган. Ул үзе ошаган текстларны бергә туплап, аларга туры килгән музыкаль фрагментлар сайлаган. «Милли фаҗига» әсәре өстендә эшләгәндә башкаручыларның үзләренең дә күз яшьләрен тыя алмавы турында истәлекләр бар.
Шуңа күрә музейда яңгыраган тавыш — гади генә аудиоязма түгел. Ул – бер чордан икенчесенә күчкән мәдәни күпер. 1914 елда язылган Исхакый сүзе, Тукайның шигырьләре һәм Айрат Арслановның нәфис укуы бер язмада очраша.
Телефоннарга кадәр музыка ничек сакланган?
Чараның икенче өлеше музыка язмаларының тарихына багышланган. Бүген җырны телефонга берничә секунд эчендә йөкләп, меңләгән тапкыр тыңларга мөмкин. Ә элек музыка һәм сүзне саклап калу бөтенләй башка хезмәт таләп иткән.
Шунысын да өстәп узарга кирәк: Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музеенда «Винил атналыгы проекты идеясенең авторы — Айдар Ниязов. Музыкант Айдар Ниязов әлеге музейның мөдире итеп тә билгеләнде.
Сәйдәшев музеенда мондый форматтагы чараларның максаты — экспонатны пыяла артында гына калдырып куймау, аны тыңларга, аңларга, тарихын тоярга мөмкинлек бирү. Соңгы елларда музейның яңа мәдәни-агарту программалары тәкъдим итүе дә шуны күрсәтә.
6 меңлек мирас — 6 тыңлаучы
Ләкин бу чарада иң күп уйландырганы — яңгыраган текст кына түгел, ә залдагы кеше саны булды. Пластинкада сакланган, татарның ике бөек әдибенең исемен һәм Айрат Арсланов кебек легендар нәфис сүз остасының тавышын берләштергән язманы нибары алты кеше тыңлады. Бу факт безнең милли мираска мөнәсәбәтне күрсәтә..
Бүген без Тукайны, Исхакыйны да беләбез. Айрат Арслановның тавышын да хәтерлибез. Әмма бу исемнәрнең бер язмада очрашканын, Тукай үлеменең Исхакый өчен ни өчен «милли фаҗига»гә әверелгәнен беләбезме?
1914 елда Исхакый күтәргән сорау бүген дә үзенең әһәмиятен югалтмый: милләт үзенә бирелгән талантны, үзенең рухи байлыгын кадерли беләме?





Комментарийлар