Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанның яшь спортчылары Мәскәүдә узган «Кубок Наций» – «Милләтләр Кубогы» халыкара ярышларында җиңү яулады

27 февральдән 1 мартка кадәр Мәскәүдә халыкара «Милләтләр Кубогы» ярышы узды. Әлеге зур турнир дөньяның 30 лап илдән 1600 спортчыны җыйды.

Татарстан Республикасы намусын «Зилант-Кёкусин-кан» спорт клубы (Казан шәһәре) яклады. 

Ярышларның беренче көне 8-11 яшьлекләр төркемендә якты җиңүләр белән тәмамланды. Безнең яшь көрәшчеләр үзләренең тәвәккәллеген һәм осталыгын күрсәтте, берничә бүләк яулады:

Зәйнуллин Искәндәр – 1 урын; 

Әхмәров Әхмәд – 1 урын;

Вакилов Арслан – 1 урын;

Малютина Василиса – 2 урын;

Малютин Дмитрий – 3 урын.

Ярышларның икенче көне дә командага лаеклы медальләр алып килде:

Илдюшин Николай (16/17 яшьлек юниорлар) – 3 урын;

Дербенёв Илья (12/13 яшьлек егетләр) – 3урын;

Катнашучылар өчен аерым вакыйга булып, легендар спортчы белән аралашу мөмкинлеге торды. Турнир башланганчы, Казан командасызалда 2008 елда Пекинда узган Олимпия уеннары чемпионы Ислам-Бек Альбиев белән бергә тренировка үткәрде. Ислам-Бек Альбиев 60 кг кадәр авырлык категориясендә алтын медаль яулап, грек-рим көрәше буенча иң яшь Олимпия чемпионы булды – ул вакытта аңа нибары 19 яшь иде. Данлыклы көрәшче белән очрашу яшь казанлылар өчен көчле илһам чыганагы булды.

Спортчыларны һәм аларның остазы, тренер Борис Николаевич Смирновны халыкара аренада уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз! Аларга алга таба да яңа җиңүләр телибез.

Фото: команда архивы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ