Татарстанда яңа уку елына 10 мәктәп төзекләндерелгән
Татарстанда яңа уку елына 10 мәктәптә төзекләндерелде. Бу эш «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының бер өлеше булган «Иң яхшысы – балаларга» федераль программасы буенча башкарылган. Әлеге максатларга 800 млн 425 мең сум акча бүлеп бирелгән, шул исәптән республика бюджетыннан 336 млн 178 мең сум, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының мактбугат үзәге.
Капремонт программасына Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе, Казанның 125 нче гимназиясе, Азнакай шәһәренең 9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе, Аксубай районының Советлар Союзы Герое Г. Романов исемендәге Кривоозер урта гомуми белем бирү мәктәбе, Актаныш районының Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе, Әлки районының Югары Әлморза төп гомуми белем бирү мәктәбе кертелгән. Арча районының Носы төп гомуми белем бирү мәктәбе, Балтач районының Шубан төп гомуми белем бирү мәктәбе, Бөгелмә районының аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе, Биектау районының Шуман төп гомуми белем бирү мәктәбе.
Заказ бирә торган оешмалар белешмәләренә караганда, барлык мәктәпләрдә дә комплекслы эшләр башкарылган: инженерлык челтәрләрен ремонтлау, тәрәзә һәм ишекләрне алыштыру, уку сыйныфларын, коридорларны һәм фойеларны бизәү. Кайбер мәктәпләрдә спорт заллары, азык-төлек блоклары, актлар заллары, түбә, фасадлар ремонтланган, керү урыннары төзекләндерелгән.
Барлык 10 мәктәптә дә заманча җиһазлар һәм инвентарь бар.
Исегезгә төшерәбез, «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының максатлары арасында мәктәпләр төзү һәм ремонтлау, уку өчен уңайлы шартлар тудыру.
Комментарийлар