Татарстан хәйриячелеген алга җибәргән фонд
Мохтаҗларга ярдәм итү изге гамәлләрдән санала. Бүген “Ярдәм” мәчетендә «Күңелем ишетә һәм күрә» проекты буенча матбугат очрашуы булып узды.
Очрашу вакытында «Ярдәм-Помощь» гомуми хәйрия фондының гамәлләре турында фондның вице-президенты, тернәкләндерү үзәге директоры, «Күңелем ишетә һәм күрә» проекты авторы Мәликә ханым Гыйльметдинова сөйләде. Мәгълүм булганча, «Ярдәм-Помощь» хәйрия фонды Россия Президенты грантлары отып биредә «Күңелем ишетә һәм күрә» проектын тормышка уңышлы ашырып бара. Сукыр һәм начар күрүчеләрне социаль яктан тормышка яраклаштыру, адаптацияләү проекты 2025 елның икенче конкурсында да җиңеп чыкты һәм 10 000 000 сумнан артык финанс ярдәме отты.
Проектка нигез 2006 елда ук салынган иде. Бу вакыт дәверендә бай тәҗрибә, махсус методика, кадрлар төркеме булдырылды. “Ярдәм” мәчете территориясендә инвалидлар өчен спорт комплекс та сафка бастырылды.
Мәликә ханым сүзләренә караганда, тернәкләндерү курсларына Россиядән генә түгел, ерак һәм якын 40 лап төбәктән физик мөмкинлекләре чиклеләр килә. Биредә аларга Луи Брайль системасын өйрәтәләр. Шулай ук тормышка яңача яраклашу курслары уздырыла. Санак-компьютер, телефоннан куллану серләре үзләштерелә, спорт белән шөгыльләнәләр, дини белем сабаклары алалар. Дөньяның төрле почмакларыннан килгән күрмәүчеләрне Казан театрларына, музейларга, төрле экскурсияләргә дә йөртәләр.
Төп максат – күрмәүчеләрдә тормыш сынауларына бирешмәскә, авырлыкларны җиңәргә, активлыкларын арттыруга ярдәм. Шулай ук авыру кешене җәмгыятьтә бәйсез тормышка тормышка өйрәтү, ялгызлыктан котылырга булышу.
“Ярдәм-Помощь” гомуми хәйрия фонды Татарстанда хәйриячелек дәрәҗәсен яңа югары баскычка күтәргән оешма буларак дан казанды. Матбугат очрашуы вакытында реабилитантлар үзләре дә чыгыш ясады. Алар 1 айлык курслар вакытында күп һөнәрләргә өйрәнүләре, төрле җирләргә барулары һәм якын дуслар табулары турында шатланып сөйләделәр.
Автор фотолары
Комментарийлар