Татарстан яшьләре Бөтенроссия патриотик акциясендә катнаша
Мәктәп укучыларын, студентларны, яшьләр берләшмәләре активистларын һәм яшьләр бергәлеге вәкилләрен «Россия – ул ...» акциясендә катнашырга чакыра. Бу хакта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә
Акциядә 2026 елның 1 октябренә кадәр катнашырга мөмкин. Моның өчен социаль челтәрдә «Россия – ул...» дигән җөмләне дәвам иткән язма урнаштырырга кирәк. Аннары брендлы цифрлы фоторамка ярдәмендә фотосурәт ясап, аны #РоссияЭто һәм #Роспатриотцентр хештеглары белән социаль челтәрләрдә бастырырга кирәк.





Комментарийлар