Логотип Магариф уку
Цитата:

«Россиянең иң яхшы мәктәп китапханәчесе» конкурсына гаризалар кабул итү башланды

4 августтан «Россиянең иң яхшы мәктәп китапханәчесе» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының икенче сезонына гаризалар кабул итү старт алды. Ярышны РФ Мәгариф министрлыгы һәм «Знание» Россия җәмгыяте оештыра. Чара Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча үткәрелә. Гаризалар 30 сентябрьгә кадәр проектның рәсми сәхифәсендә кабул ителә.

РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов әйтүенчә, мәктәп китапханәләрен үстерүгә зур игътибар бирелә — алар яшь буында кыйммәтләр формалаштыруның мөһим коралы булып тора. Мәгариф оешмаларына өч төрле китап исемлеге юлланды: әдәби уку дәресләре өчен, сыйныфтан тыш уку өчен һәм заманча язучылар иҗат иткән патриотик әсәрләр исемлеге. Министр конкурс мәктәп китапханәчесенең абруен күтәрергә тиешлеген, бүген бу һөнәр иясе китап саклаучы гына түгел, ә остаз һәм белем дөньясына юл күрсәтүче икәнен ассызыклады.

«Знание» Россия җәмгыяте генераль директоры Максим Древаль билгеләп үткәнчә, бүген мәктәп китапханәсе белем бирү мохитенең мөһим өлешенә әверелә — балалар монда белем ала, кызыксынучанлык, фикерләү сәләте һәм укуга мәхәббәт үстерә. Беренче сезон 2,8 меңнән артык китапханәчене берләштереп, аларның һөнәри тәҗрибәләренә ихтыяҗ зур икәнен күрсәтте. Икенче сезонда көчле белгечләрне тагын да күбрәк җыеп, иң яхшы гамәли алымнарны бөтен ил буенча тарату планлаштырыла.

Конкурс катнашучылары «Знание» җәмгыяте материалларын кулланып, мәктәп укучылары өчен мәгърифәт чаралары үткәрергә тиеш — бу мастер-лекция яки «Знание.Игра» интеллектуаль турниры форматында булырга мөмкин. Шулай ук алар китапханәне үстерү, укуны популярлаштыру һәм балаларны мәгърифәт эшчәнлегенә җәлеп итү буенча үз тәҗрибәләрен экспертлар советына тәкъдим итәчәкләр.

Финалчылар Мәскәүдә очрашып, чын һөнәри ситуацияләргә нигезләнгән гамәли мәсьәләләрне хәл итәчәк. Җиңүчеләр исеме 2026 елның декабрендә II Халыкара мәктәп китапханәчеләре форумы кысаларында игълан ителәчәк.

Беренче сезон йомгаклары буенча 27 төбәктән 15 җиңүче һәм 28 призер билгеләнгән иде. Аларның авторлык алымнары конкурс сайтында бастырылган һәм хәзер төрле төбәк педагоглары тарафыннан кулланыла.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ