Логотип Магариф уку
Цитата:

«Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены үтте

15-17 май көннәрендә Казанда татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены үтте.

15-17 май көннәрендә Казанда татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены үтте. 

16 майда «Казан Экспо» күргәзмәләр залында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш узды.

Җыенга 78 төбәктән 1000 ләп делегат килгән. Иң зур делегация - Башкортстаннан.

БМО генераль секретареның исламофобиягә каршы көрәш буенча махсус илчесе Мигель Анхель Моратинос чыгышында кешелек дөньясында матди әйберләрдән тыш рухи мәсьәләләр мөһимлеген ассызыклады. Ул исламның асылын дөрес күрсәтүнең әһәмиятен билгеләде.

Пленар утырыштан соң, делегатлар өчен биш урында дискуссия мәйданчыклары эшләде.

Җыенда катнашучылар:
1. «Хәләл» өлкәсендә бүгенге вәзгыять; 
2. Мәчет-мәдрәсәләрдә дини һәм милли мәгариф;
3. Иске имля — язма мирасыбыз: аны өйрәнү һәм өйрәтүдә заманча алымнар;
4. Дини оешмаларда һәм уку йортларында рухи мирасны барлау һәм таныту;
5. Динне, милли мәдәниятне, туган телне һәм гаилә кыйммәтләрен саклауда татар хатын-кызларының роле темаларына фикер алыштылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ