Мәгарифкә багышланган гомер: Фарис Хәрисовны туган көне белән котлыйбыз
Күренекле педагог, дәүләт эшлеклесе һәм галимне — Харисов Фарис Фәхрәз улын туган көне – юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз!
Фәрис Фәхраз улы 1956 елның 3 гыйнварында Башкортстан АССРның Яңавыл районында туган. Аның һөнәри юлы - мәктәпкә, укытучыга һәм укучыга хезмәт итүнең ачык мисалы. Хезмәт эшчәнлеген 1973 елда авыл мәктәбендә физкультура укытучысы булып башлап, педагогтан министрга кадәр юл үтә, мәгариф системасын үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш кертә.
1979 елда Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлаганнан соң, ул Саба районында укытучы, аннары мәктәп директоры булып эшли, ә соңрак Казандагы татар гимназияләренең берсе — 5 нче гимназияне җитәкли.
Фарис Фәхраз улы 1997 елдан 2004 елга кадәр Татарстан Республикасы мәгариф министры була. Бу еллар зур үзгәрешләр, мәктәпләрнең матди базасын ныгыту, талантлы укытучыларга һәм укучыларга ярдәм итү, мәгарифтә милли компонентны үстерү чоры булды.
Фарис Фәхраз улы – мәктәп укытучысы, завуч, директор, Мәскәү районы мәгариф идарәсе башлыгы, Татарстан Республикасының мәгариф министры, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Мәгарифне үстерү федераль институты директоры һ.б. җаваплы урыннарда эшләде. Ул – педагогика фәннәре докторы, профессор, Россия мәгариф академиясе әгъза-корреспонденты, РФ һәм ТРның атказанган укытучысы, РФ гомуми белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре. Ул – өч дистәдән артык монография, методик кулланмалар, 400 гә якын мәкалә авторы. Аның җитәкчелегендә берничә аспирант кандидатлык диссертациясен яклады. 2009 елдан «Здоровьесберегающее образование» исемле журналның баш мөхәррире, 2012 елдан бүгенге көнгә кадәр Россия Дәүләт думасында Мәгариф һәм фән, милли эшләр буенча комитетларның экспертлар советы рәисе, 2009 елдан «Мәгарифне сәламәтләндерү: тәҗрибә, проблемалар, үсеш перспективалары» Бөтенроссия форумының идеологы һәм оештыручысы, инде 16 ел дәвамында «Бөтенроссия сәламәтләндерү укытучысы» конкурсының авторы һәм оештыручысы.
«Мәгариф» журналы редакциясе чын күңелдән Фәрис Фәхраз улына нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, иминлек, яңа иҗади казанышлар тели! Тирән ихтирам белән, «Мәгариф»журналы коллективы.
Тулырак Мәгариф. Татар теле (№4, 2025 ел) журналыннан укый аласыз





Комментарийлар