Логотип Магариф уку
Цитата:

Чиккән кулъяулыклы, чәчәкле һәм мәхәббәтле конференция

“Мин дөньяга хисләрем һәм мәхәббәт аша карыйм!” Казан шәһәренең “Дәрвишләр бистәсе балалар иҗаты үзәге”ндә әнә шулай дип исемләнгән III Бөтенроссия фәнни-гамәли тикшеренү һәм иҗади эшләр конференциясе узды.

“Мин дөньяга хисләрем һәм мәхәббәт аша карыйм!” Казан шәһәренең “Дәрвишләр бистәсе балалар иҗаты үзәге”ндә әнә шулай дип исемләнгән III Бөтенроссия фәнни-гамәли тикшеренү һәм иҗади эшләр конференциясе узды. Инде менә өченче ел Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ иҗатына багышланган әнә шундый зур чара үткәрә алар.

Конференциягә Якутия (Саха), Ханты-Манси автономияле округы, Курган өлкәсе, Башкортстан республикаларыннан да эшләр килде, дип сөйләде балалар иҗаты үзәгенең бүлек мөдире һәм шушы матур чараны оештыручы, алып баручы Ләйсән Антонова.

Конференция эше берничә секциядә алып барылды. Алар арасында Рәдиф Гаташ китапларына рецензия язу, аның шигырьләрен башка телләргә тәрҗемә итү, «Трибун шагыйрь» - ораторлык осталыгы – шагыйрь иҗатын сәнгатьле уку һәм хәтта кулъяулык чигү буенча да көч сынашты катнашучылар. 

Соңгысын исә Рәдиф ага, уенын-чынын бергә кушып, “Яшь чакта кызлар миңа кулъяулык бүләк итмәде, шуңа хәзер ел да бер кочак чиккән кулъяулык алып кайтып китәм”, – дип сөйләде. Шагыйрьнең иҗатында кульяулык символикасы аерым урын алып тора. “Халкым күңеленең бер төседер бу яулык” – дип аталган секция яшь буынга борынгы йолаларыбызны өйрәтү өчен махсус эшләнде, ди оештыручылар .

Биредә шагыйрьнең яңа басылып чыккан китаплары да тәкъдим ителде. Рәдиф аганы котлап, профессор, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов, Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Раиф Зиннәтуллин, кинорежиссер Нурания Җамали һ.б. күренекле шәхесләр, шагыйрьнең якташлары һ.б. чыгыш ясады. Конференция җырлар һәм Рәдиф Гаташ шигырьләре белән үрелеп барды.Рәдиф ага чыгыш ясаган һәркемгә чәчәкләр һәм үзенең китапларын бүләк итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ