Логотип Магариф уку
Цитата:

«Бергә тапшырабыз. Әти-әниләрнең БДИ тапшыру көне» : ата-аналар имтихан тапшырды

Бүген, 20 март, Казанның 188 нче күппрофильле лицее базасында әти-әниләр БДИ тапшырып карады. Әлеге чара «Бергә тапшырабыз. Әти-әниләрнең БДИ тапшыру көне» акциясе кысаларында уза.

Чарада ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты һәм Россия Герое Рәсим Баксиков, Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева һәм башка танылган шәхесләр дә катнашты.

Акция чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм аларның ата-аналарына БДИ алдыннан психологик киеренкелекне киметергә, имтихан процедурасы белән таныштырырга ярдәм итү максатыннан оештырылганлыгын ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин билгеләп үтте.
Аның сүзләренчә, әти-әниләрнең күңел халәтеннән баланың ничек итеп имтихан тапшыруы тора.
Укучылар 1 нче сыйныфтан 11 нче сыйныфка кадәр математика белән шөгыльләнделәр, яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Ләкин предметны белү бер нәрсә, ә аны имтихан уздыру пунктына килеп, психологик киртәне җиңеп, уңышлы итеп тапшыру — икенче мәсьәлә. Акция ата-аналарга балаларының ничек БДИ тапшыруларын, нинди биремнәрне үтәргә туры киләчәген, нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген күрсәтүгә юнәлдерелгән, — дип сөйләде Илсур Һадиуллин.

Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов чыгарылыш сыйныф укучылары ешрак профильле математика,  җәмгыять белеме, информатика тапшырганнарын җиткерде.

— Быел Казаныбызда 6 мең унберенче сыйныф укучылары һәм 15 мең тугызынчы сыйныф укучылары имтихан язачак… Иң популяр имтихан предметлары булып, әле дә  профильле математика, җәмгыять белеме, информатика кала. Быел чыгарылыш сыйныф укучыларыбыз имтиханнарны уңышлы тапшырырлар дип ышанабыз», – диде ул.

Акция кысаларында ата-аналар имтихан алды контролен уздылар, бланкларны тутырдылар, дәүләт имтиханында контроль процедурасы белән таныштылар. 

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ