Логотип Магариф уку
Цитата:

Әти-әниләр балалары белән бергә БДИ тапшыра

Бүген Казанның 187 лицеенда әти-әниләр балалары белән БДИ һәм төп дәүләт имтиханнарын тапшырды.

Бүген Казанның 187 лицеенда әти-әниләр балалары белән БДИ һәм төп дәүләт имтиханнарын тапшырды.

Әлеге акция Татарстан Республикасының барлык районнарында үткәрелә. 2025 елга кадәр ул бары тик 11 нче сыйныфны тәмамлаучы укучыларның ата-аналары өчен генә оештырыла иде. Быел исә формат үзгәрде: чарада 9 һәм 11 нче сыйныф укучылары ата-аналары белән бергә катнаша һәм әти-әниләргә төп дәүләт имтиханнарын тапшырып кару мөмкинлеге дә бар.

Чарада Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да катнашты.

– Имтиханнарга әзерлек барышында укучыларның белем дәрәҗәсе генә түгел, ә психологик халәте, үз-үзенә ышанычы да зур әһәмияткә ия. Бу юнәлештә гаилә һәм ата-аналар ролен бәяләп бетергесез. Шуңа күрә әлеге акция ата-аналарга балалар белән бергә сынау форматында имтиханнарны тапшырып карарга, кагыйдәләр белән якыннан танышырга мөмкинлек бирә. Әти-әниләр рәхмәт әйтә. Чөнки алар бүген БДИ һәм төп дәүләт имтиханнарының ничек тапшырылганын үз күзләре белән күрде, аңлады, - дип сөйләде ул.

Ләйлә Шакирова да улы Аяз белән имихан тапшырырга килгән.

– Улым БДИ бирү өчен репетиторларга йөрми, лицейдагы укытучылар белән генә әзерләнә. Аяз киләчәк тормышын гуманитар фәннәр юнәлешендә камилләшүче бала. Әлбәттә, безнең өчен математика авыррак бирелә. Шулай да 149 лицей төпле белем бирелгәнлектән, мин аның имтиханнарны уңышлы тапшыруына ышанам, – ди ул.

Казандагы 149 нчы лицейның 11 сыйныф укучысы Аяз Әһлиуллин киләчәктә юридик белем алырга җыена.

– Әниләр, әлбәттә, безнең өчен борчыла. Шуңа да аларга үз балаларының нинди шартларда имтихан бирүләрен күреп, бераз үз җилкәләрендә татып карау аларга шикләрен таратырга, БДИ һәм төп дәүләт имтиханнарына гадәти бер баскыч буларак карарга ярдәм итә. БДИ дан куркасы юк,  - ди ул.

Акциядә катнашучылар барлык этапларны үтә: теркәлү, телефон һәм шәхси әйберләрне тапшыру, контроль узу, бланклар тутыру. Алар шулай ук имтихан материалларының ничек әзерләнүен, бастырылуын һәм тикшерелүен дә күрә алды.

Автор фотолары
 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ