Логотип Магариф уку
Цитата:

«Алтын мөнбәр»гә гаризалар кабул ителә

2025 елның 5–9 сентябрендә Татарстан башкаласында «Алтын мөнбәр» XXI Казан халыкара кинофестивале узачак.

Фестивальнең оештыручылары – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, үзәкләштерелгән мөселман дини оешмасы – Россия Мөфтиләр шурасы, Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Башкарма комитеты.

Кинофестиваль дирекциясе «Милли конкурс» номинациясендә катнашырга чакыра. Номинация 2017 елда, XIII Казан халыкара мөселман киносы фестивален уздыру кысаларында гамәлгә куелды.

Милли конкурска Татарстан Республикасында, Татарстан Республикасы турында яисә Татарстан Республикасы катнашында төшерелгән иң яхшы 10 фильм сайлап алына (копродукция). Номинация фестивальнең конкурс программасы статусына ия, җиңүчеләргә приз-статуэтка, дипломнар һәм акчалата бүләкләр бирелә:

Иң яхшы милли фильм;

 Иң яхшы документаль милли фильм;

 Иң яхшы кыска метражлы милли фильм;

Балалар өчен иң яхшы милли фильм.

Төрле елларда «Стрела Наследия» (реж. Сергей Киатров), «Нәҗибә» (реж. Алмаз Нургалиев), «Катлаулы бизәк» (реж. Илшат Рәхимбай), «Югалган юл» (реж. Әмир Сальянов) һ.б.

Фестивальдә катнашу өчен гаризалар 2025 елның 1 июненә кадәр электрон почтага кабул ителә info@kazan-mfmk.com, шулай ук рәсми сайтта: https://kazan-mfmk.com/application/

 «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивале – гомумкешелекнең рухи-әхлакый кыйммәтләрен һәм мәдәни традицияләрен чагылдырган, тынычлык урнаштыру, түземлелек һәм кешелеклелек идеяләрен алга  сөрә торган, милләтенә һәм конфессиясенә карамастан, уен, документаль һәм анимацион фильмнар конкурсы. Фестиваль Татарстан башкаласында 2005 елдан бирле үткәрелә. Беренче форум Россия мөфтиләр Советы, РФ мәдәният һәм кинематография федераль агентлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы инициативасы белән Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән оештырылды. Фестиваль «Мәдәниятләр диалогы аша – диалог мәдәниятенә» девизы астында уза һәм мәгърифәтчелек, эстетик һәм рухи миссия алып бара.

Фото: кинофестиваль матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ