Логотип Магариф уку
Цитата:

“Алиш эзләреннән” XIII Халыкара фәнни-эзләнү конференциясе узды

Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиядә “Алиш эзләреннән” XIII Халыкара фәнни-эзләнү конференциясе узды. Чара ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы белән берлектә оештырылды.

Аның эшендә Татарстан Дәүләт советы депутаты Камил Нугаев, Казахстанның Актүбә шәһәре Г. Кормаш исемендәге якшәмбе мәктәбе җитәкчесе  Эльмира Гинай кызы, Туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе рәисе, ТР Мәгарифне үстерү институты доценты, филология фәннәре кандидаты Рузилә Фәттахова, ТР Мәгарифне үстерү институтының татар теле кафедрасы доценты Лилия Гыйләҗева ,  балалар язучысы, Абдулла Алиш исемендәге премия иясе Йолдыз Шәрәпова, язучы,  балалар шагыйре Рафис Корбан, танылган шагыйрә Эльмира Шәрифуллина, Абдулла Алишның туганнары һәм шулай ук "Мәгариф" журналы хезмәткәрләре дә катнашты. 

- Милләтне саклыйбыз дисәк, без үзебезнең каһарманнарны белергә тиеш. Үзган ел Бөек Ватан сугышының 80 еллыгын билгеләп үттек. Безнең республика геройлар буенча ил күләмендә 4 нче урынны алып тора. Абдулла Алиш - шушы кпһарманнарыбызның берсе. Җәлилчеләр алар барысы да герой. Абдулла Алиш миңа 4 нче буын туган тиешле. Аның премиясен булдыруда да күп эшләр башкарырга туры килде, - дип сөйләде Татарстан Дәүләт советы депутаты Камил Нугаев.

Быел конференциягә 700 гә якын эш кабул ителгән. Чарада укучылар һәм укытучылар 6 юнәлеш буенча эзләнү һәм ижат эшләрен тәкъдим иттеләр. Иң яхшы дип табылган эшләр (шигырьләр, әкиятләр, фәнни-эзләнү эшләре) шул исемдәге җыентыкка кертелде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ