25 август 2026 яңалыклары
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Мәскәүдә мөселман китап мәдәниятенә багышланган күргәзмә
Мәскәүдә 22–27 август көннәрендә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре уңаеннан Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә Татарстан Милли музее филиалы — Татар китабы йортыннан күчмә күргәзмә эшли. Ул «Мөселман китап мәдәнияте һәм рухи дөньясы» дип атала.
-
Җәлилчеләрне искә алдылар
Бүген Казанда Җәлилчеләрне искә алу тантанасы булып узды.Бу көнне, 1944 елда, Өченче рейхның II империя суды карары нигезендә, фашистларга каршы пропаганда һәм Алманиянең хәрби куәтен какшатуда гаепләнгән 11 татар гильотинада җәзалап үтерелә. Аларның исемнәре халкыбыз тарихына мәңгегә кереп калды.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына 115 мең сум түләнәчәк
Татарстанда укучыларын татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларга әзерләгән укытучыларга 115 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү каралган. Акчалата бүләкнең түләнү тәртибен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты раслады.
-
Марат Әхмәтов «Ура, авылга!» проектын оештыручылар белән очрашты
ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары һәм «Ура, авылга!» проекты оештыручылары белән очрашты. Очрашу Лаеш районындагы «Идел» яшьләр үзәгендә узды.




