Мәгариф автор яңалыклары
-
«Чиста мирас» экология олимпиадасының икенче этабы старт алды
Әлмәттә «Чиста мирас» экология олимпиадасының икенче этабы старт алды. Финалга 160 укучы үтте, дип яза «Әлмәт таңнары».
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Педагогларның бюрократик йөкләнешен киметергә тәкъдим иттеләр
Дәүләт думасы вице-спикеры Борис Чернышов РФ мәгариф министры Сергей Кравцовка педагогларның бюрократик йөкләнешен 10 процентка кадәр киметү инициативасы белән мөрәҗәгать юллаган.
-
«Мәгарифтә яңа сулыш» форумына 100 дән артык мөгаллим җыелды
28 октябрь көнне «Мәгариф» редакциясенең «Эмоциональная перезагрузка» – «Мәгарифтә яңа сулыш» форумы узды. Анда Татарстанның төрле районнары һәм шәһәрләреннән 100 дән артык мөгаллим катнашты.
-
БДИ баллы 50 дән кимрәк булган абитуриентларга түләүле урыннар бирелмәячәк
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы илнең югары уку йортларында түләүле урыннарның чик санын билгеләү методикасын эшләде.
-
Татарстанда яшь галимнәр өчен премияләр күләме арттырылды
Татарстанда яшь галимнәргә ярдәм итү максатыннан премияләренең саны һәм күләме арттырылды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарын республиканың Премьер-министры Алексей Песошин имзалады, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яр Чаллы мәктәбе укучылары Татарстанны «Абилимпикс» чемпионатында тәкъдим итәчәк
Чаллының 88 нче начар ишетүче балалар мәктәбе укучылары Раил Козлов һәм Таһир Романов «Абилимпикс» чемпионатының милли этабына үттеләр.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Иске Татар бистәсендә «Каз өмәсе» бәйрәмен билгеләп үтәләр
Дүшәмбе көнне, 3 ноябрьдә, Иске Татар бистәсе территориясендә борынгы «Каз өмәсе» бәйрәме узачак.
-
Казанда химия буенча XI республика турнирына йомгак ясалды
25–26 октябрьдә Казанда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге оештырган XI республика химия турниры узды.
-
Гарәп теле олимпиадасының сайлап алу этабында 20 меңгә якын укучы катнашкан
Россия Федерациясенең 18 төбәгеннән 19 813 укучы гарәп теле буенча төбәкара олимпиаданың сайлап алу этабында катнашты. Олимпиада 16–22 сентябрьдә дистанцион форматта узды.
-
Россиянең 20 мең педагогы «Мөһим сөйләшүләр» проекты кысаларында белем ала
Россия төбәкләрендә «Мөһим сөйләшүләр» дәрестән тыш эшчәнлек курсын гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләр һәм идарәче кадрлар өчен квалификация күтәрү курслары уза.
-
«Мин – россияле» гомуммилли балалар мәдәни-агарту акциясе уза
1 октябрь – 15 ноябрь көннәрендә Россия мәктәпләрендә һәм урта һөнәри уку йортларында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Мин – россияле» гомуммилли балалар мәдәни-агарту акциясе үткәрелә, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
«Гаилә һәм мәктәп» журналы «Күпйөзле Россия» бәйгесенең җиңүчеләре арасында
«Күпйөзле Россия» («Многоликая Россия») XVI Бөтенроссия журналистлар конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды.
-
2026 елда йөклелек һәм бала табу буенча максималь пособие күләме аталды
Йөклелек һәм бала табу буенча максималь пособие 955 мең сум тәшкил итәчәк.
-
«Җиңү чыршысын яса» халыкара рәсем конкурсына гаризалар кабул ителә
23 ноябрьгә кадәр «Җиңү чыршысын яса» халыкара рәсем конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Бәйге Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Авторларга 1945 елгы Яңа ел чыршысы сурәтләнгән открытка ясарга тәкъдим ителә.
-
Булачак укытучыларга үз фәненнән БДИ тапшыртырга телиләр
Булачак укытучыларга укытачак фәннәреннән БДИ тапшыртырга телиләр — РФ Мәгариф министрлыгы.




