Логотип Магариф уку
Цитата:

"Мәгариф" журналының апрель саны (2026 ел)

«Мәгариф» журналының апрель санына күзәтү

 

Яңа санның төп темалары:

  • « Татарстанның ел укытучысы – 2026». Киләчәккә юл салучылар.
  • Эмоциональ белем бирү: киләчәк мәктәбе өчен яңа модель
  • Татарстанда федераль эксперимент. Колледжларга кергәндә яңа таләпләр.
  • Бердәм дәүләт имтиханы – математикадан имтихан комиссиясе рәисе һәм экспертларының фикерләре.
  • Татарстанда медицина кластеры: яңа мөмкинлекләр.
  • Инглиз теле дәресләрендә цифрлы интерактив кораллар.
  • Бөгелмә шәһәренең Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернат тәҗрибәсе.
  • Булачак укытучылар мәктәбе.
  • Яңа Арыш яңарышы. Авыл мәктәпләре бүген ничек яши?
  • Дөньякүләм бәяләнгән хезмәт. Галимә Фәнүзә Нуриева эшчәнлеге.
  • Айнур Нуриев: «Тукайның туганы дип кычкырып йөрмәдем». «Мәгариф» журналы һәм Тукай музееның уртак проекты.
  • Тукай фатихасы белән. «Мәгариф» журналының тарихы бөек шагыйрь белән ничек бәйләнгән?
  • Җәлил җыйган мәйдан. ТР Фәннәр академиясендә узган Бөтенроссия фәнни конференциясеннән репортаж.
  • «Еники укулары» – беренче адым.
  • Шәкерт язмалары. Рөстәм Галиуллин әсәрләрендә – психологизм.

 

«Мәгариф» журналының апрель ае санында шушы һәм башка сорауларга җавап табарга, кызыклы фикерләр белән танышырга мөмкин. Безнең белән булыгыз!

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ