"Гаилә һәм мәктәп"нең август саны
«Гаилә һәм мәктәп» журналының август саны
Август исе исе килә, сизәсезме? Кояш та гамьле елмая, ял тәмен белә башлагач кына бакча-мәктәп искә төшә, әллә ниләр эшләп өлгерәсе килә... Журнал да шул хакта:
Зөлфия Вәлиева белән Тәлгать Латыйпов гаиләсенә сокланып карыйбыз. Гаилә кыйммәтләре һәм тәрбия үзенчәлекләре турында сөйләштек үзләре белән. Тышлык геройларыбыз – нәкъ үзләре.
Виртуоз гармунчы һәм халык күңелендә якты нур булып сакланган Рөстәм Вәлиевне искә алдык. Улы Ислам (шулай ук гармунчы!) нәсел силсиләсен сүтә.
Тинчурин театры яңа бинада, яңа режиссёр белән бер сезонын япты. Айдар Җаббаров белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
Сәяхәтләр сезоны августта ачыла гына дию ялгыш түгел. Чемоданга нинди киңәшләр тутырыйк икән?
Мәтрүшкә – үләннәр патшасы. Кайбычта хәтта бәйрәме уздырыла.
Ишкәкле ишү спортының күпкырлылыгы һәм файдасы турында укыгыз.
Бусагада – сентябрь. Бакча һәм мәктәпкә әзерлек үзенчәлекләре турында психолог киңәшләре. Төп киңәш – әзерлек дип, ял итәргә онытмагыз.
Язылыгыз, укыгыз! «Гаилә һәм мәктәп» – педагоглар, әтиләр һәм әниләр журналы!





Комментарийлар