"Гаилә һәм мәктәп" журналы (март, 2025 ел)
«Гаилә һәм мәктәп» журналының март саны дөнья күрде

Тышлыкта Айгөл белән Радик Шәяхмәтовар – Татарстанның фольклор ансамблендә иҗат итүче гаилә.
Өегездә Алиса яшиме? Димәк, сезнең гаиләгә нейрочелтәр үтеп кергән инде. Аннан саклана беләсезме? Ә бәлки өегездә кечкенә киберспортчы да үсеп киләдер? Кибердөньяга бәйле иң соңгы һәм кызыклы мәгълүмат белән март санында таныша аласыз.
Ком терапиясе, пластилиннан әвәләүнең файдасын сөйләп туя алмый белгечләр. Ә иң шәп осталар халык рәссамы, Бөек Ватан сугышы герое Васил Маликов кебек булырга омтыла әнә!
Саулык турында да онытмыйбыз. Яз килгәндә дә йөрәгебез дә дөрес ритмда типсен, аякларыбызга йөгереп йөрергә авыру тырнаклар да комачауламасын, биттәге бетчәләр дә көзгедәге елмаюга күләгә салмасын!
2025 елның беренче яртыеллыгына язылыгыз. Индексы – П2429, алты айга язылу бәясе – 753 сум.
Комментарийлар