Логотип Магариф уку
Цитата:

"Гаилә һәм мәктәп" июль, 2025 ел

«Гаилә һәм мәктәп» журналының июль саны дөнья күрде.

Җәйнең иң җете мәлендә җылылыктан, яңа яуган яңгыр исеннән, чәчәкләр пышылдавыннан, җиләк тәменнән илһам алыр чак. Журналның июль саны да – шул дулкында.

Тышлыкта – шагыйрә, язучы Лилия Гыйбадуллина гаиләсе. Иҗади гаиләләрне барлауны дәвам итсәк – «Нәселем силсиләсе» сәхифәсендә 100 яшен тутырган Әлфия Айдарская! Ул үзенең гаилә кыйммәтләре, шулай ук данлыклы әти-әнисе Сара Садыйкова һәм Газиз Айдарский турындагы истәлекләре белән уртаклашты.

Узган санда басылган наркомания турындагы язма күпләрне битараф калдырмады.  Әлеге сазлыкка эләккән кызлар белән эксклюзив әңгәмәнең дәвамын укыгыз.    

Җәй – җәй инде. Тәрбия дә, гыйлем алу да ял белән катнаш. Спорт сөючеләргә җилкәнле спорт турында, авылны  яратучыларга бәпкә терапиясе кызык булыр. Кояш сугудан саклану кагыйдәләрен дә искә алдык, йөзәргә өйрәнү күнекмәләрен тупладык, моның белән корыда да шөгыльләнеп була икән бит!

Җәйге ял – җәйге журнал. Җәйге ялда да бергә калыйк!

2025 елның икенче яртыеллыгына язылыр вакыт. Индексы – П2429, алты айга язылу бәясе – 753 сум.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ