Рәмис Мөҗипов: «Күзәтү органнарыннан куркырга кирәкми»
Татарстан мәктәпләрендә яңа уку елы берникадәр үзгәрешләр белән башланып китте. Укучыларны да, әти-әниләрне дә бераз шаулашып алырга мәҗбүр иткән телефоннарны дәрестә куллануның тыелуы гына түгел, оештыру һәм инфраструктур характердагы яңалыклар да бар. ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары, Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Гаптрәис улы МӨҖИПОВ белән әңгәмәбез әнә шулар хакында.
ИСКЕ ДӘРЕСЛӘРНЕ ЯҢАЧА
– Рәмис Гаптрәисович, сүзебезне яңа уку елында кануннардагы үзгәрешләр турында сөйләшүдән башлыйк әле. Безне быел нинди яңалыклар көтә?
– 2024/2025 уку елы матур гына башланып китте. Быел уку процессына кагыла торган катгый үзгәрешләр бар дип әйтә алмыйм. Шулай да азрак нечкәлекләр – мәгариф өлкәсендәге төрле кануннарга кергән үзгәрешләр турында әйтеп үтәсе килә.
Беренчесе дәресләргә кагыла. Быел ике дәреснең исеме һәм аның эчендә булган модульләр, мәгълүмат һәм темалар үзгәрде. Тормыш иминлеге нигезләре дәресе (ОБЖ) Ватанны саклау иминлеге нигезләренә (ОБЗР) әйләнде. Гомумән әйткәндә, шул ук сыйныфларда шул ук сәгатьләр калды, әмма эчтәлегенә башлангыч хәрби әзерлек килеп керде. Ул элек аерым бара иде. Шулай ук үз эченә пилотсыз очу аппаратлары (БПЛА) темасын да алды. Чөнки хәзерге вакытта кайда гына булмасын, бу юнәлеш бик нык кулланыла, шуңа да бу – аеруча мөһим тема.
Икенчесе технология дәресенә карый. Ул хәзер хезмәт-технология дип атала. Монда да бераз яңа модульләр бар. Кул хезмәте каралган яңа темалар кертелде. Элеккеге хезмәт дәресләре кебек кул эшләре дә, аның технологиясе дә аңлатыла. 2025/2026 уку елына бу фәннәр буенча дәреслекләр булачак дип ышандырдылар. Хәзерге вакытта укытучыларыбыз, махсус өйрәнүләр узып, белемнәрен күтәрде. Ә Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан бу дәресләрне алып бару буенча аңлатмалар, методик кулланмалар бирелде.
Кайбер фәннәргә дә бераз үзгәрешләр керде. Мәсәлән, география. Хәзер илебезнең территориясе үзгәрде. Россия Федерациясенә 4 яңа төбәк: Запорожье өлкәсе, Херсон өлкәсе, Луганск һәм Донецк халык республикалары кушылды. Укучылар биредәге климат, урман-сулар, табигый байлыкларны һ.б.ны өйрәнәчәк. Моннан тыш, өстәмә Нигерия һәм Иран илләре турында тулырак белемнәр бирелә. Элек ул өстән-өстән генә укытыла иде. Хәзер икътисады, сәяси системасы, географиясе өйрәтелә башлый.
Физкультура дәресләрендә дә бераз үзгәрешләр бар, биредә яңа 14 спорт төре керде. Алар арасында карате, бокс, гольф, чирлидинг, элек Россиядә булган лапта кебек спорт төрләре дә бар. Укучыларга аларның теориясен аңлатачаклар, ә практикасын мөмкинлек булган мәктәпләрдә үткәрергә була. Бу безнең укытучылардан да тора, алар үзләре теләгән яңа спорт төрләрен кертеп җибәрә ала.
Киләсе елга исә тарих һәм җәмгыять белеме фәннәренә бәйле үзгәрешләр көтелә. Җәмгыять белеме дәресе 9–11 нче сыйныфларда гына кала. Калган сәгатьләр тарих дәресенә бирелә. Монда безнең өстәмә ике модуль килеп керә. Беренчесе – мәктәпләрдә өр-яңа тарих өйрәтелә башлый. Бу инде 2014 елдан башлап, бүгенге көнгә кадәр булган хәзерге вазгыять. Моннан тыш, Туган як тарихы аерым модуль буларак кертелә. Безнең республикага федераль органнар тарафыннан аның буенча яңа китап әзерләргә тәкъдим ителде. Әлеге дәреслек ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Фәннәр академиясе һәм КФУ галимнәре белән берлектә әзерләнә, инде тәмамлап та киләбез дип әйтергә мөмкин. Эшләп бетергәч, Россия Мәгариф министрлыгына экспертизага җибәрәбез, федераль исемлеккә кергәч, без аны тарих дәресләрендә куллана башлаячакбыз.
Бу уку елыннан дәрестә укучыларга телефоннардан файдалану да, сөйләшү дә тыела. Аларны укытучы җыеп аламы яки үзләрендә торып кулланмыйлармы, анысын һәр мәктәп үзе хәл итә. Гаиләдә бу турыда сүз алып барылырга тиеш.
Туган як тарихы аерым модуль буларак кертелә. Безнең республикага федераль органнар тарафыннан аның буенча яңа китап әзерләргә тәкъдим ителде. Әзер булып, федераль исемлеккә кергәч, без аны тарих дәресләрендә куллана башлаячакбыз.
КОНТРОЛЬ ЭШЛӘР КИМЕРМЕ?
Россия Президенты Владимир Путинның мәктәпләрдә артык йөкләнешне киметергә дигән боерыгы бар. Шул нисбәттән быел контроль эшләрне киметү турында карар чыкты. Еш кына ата-аналар тарафыннан да тикшерү артык күп, аз укыталар дигән зарланулар да ишетелә. Моның дөрес ягы да бар, бераз арттырып күрсәтү дә очрый, әлбәттә. Шулай да контроль эшләрне киметү кирәк. Әлеге карар быелның беренче сентябреннән үз көченә керде. Аның нигезендә муниципаль контроль эшләр гамәлдән чыгарыла. Төбәк контроль эшләрен уздырырга мөмкин, әмма аның өчен безнең министрлык исеменнән Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәтеннән, аларның ни өчен кирәклеген дәлилләп, рөхсәт алырга кирәк. Бу – бары тик уку елы башланганчы эшләнә торган эш. Федераль яктан да үз контроль эшләрен кыскарттылар. Барлык мәктәпләр һәм көллиятләр тапшыра торган Бөтенроссия тикшерү эшләре генә (ВПР) калды. Ә инде егермеләп уку йорты НИКО контроль эшен эшләсә, аларга ВПРны тапшырырга кирәк булмаячак.
Моннан тыш, мәктәпнең үз контроль эшләре дә бар. Алар өчен дә аерым чикләр кертелде. Хәзер тикшерү эшләре бөтен уку процессының 10 процентын гына алып торырга тиеш, калганы – укыту өчен каралган вакыт. Без исә шушы яңалыкларның мәктәпләрдә ничек кулланылуын күзәтәбез.
Инде быел күп кенә укучыларны һәм әти-әниләрне борчыган сорау – дәрес вакытында кәрәзле телефоннарны куллануның тыелуы. Әлеге карар юридик яктан инде 2023 елның 1 мартыннан ук үз көченә кергән иде. Бу уку елыннан дәрестә укучыларга телефоннардан файдалану да, сөйләшү дә тыела. Аларны укытучы җыеп аламы яки үзләрендә торып кулланмыйлармы, анысын һәр мәктәп үзе хәл итә. Монда жандарм кебек укытучы да үз вакытын алып, балаларны тикшереп утыру максат түгел, иң беренче тәрбия турында сүз бара. Чөнки дәрестә телефон карап утырганда, үзеңә генә түгел, башкаларга да комачаулыйсың. Ул укытучының игътибарын җәлеп итәргә дә, сыйныфташларыңны да борчырга мөмкин. Бу очракта балалар да, әти-әниләр дә, укытучылар да яңа кагыйдәләрнең файда өчен генә булуын аңларга тиеш. Гаиләдә бу турыда сүз алып бару кирәк. Монда бернинди кимсетү, куркыту юк, мәктәптән төрмә ясау дип аңларга ярамый. Комачауламас өчен телефоннарны алып куюның файдасы бик күп. Бу инде безнең җәмгыять өчен яңалык түгел. Без үзебез дә, әти-әниләр дә телефон кулланмый гына укып чыктык, югары белем алдык, дөньябыз җимерелмәде.
Физкультура дәресләрендә дә бераз үзгәрешләр бар, биредә яңа 14 спорт төре керде. Алар арасында карате, бокс, гольф, чирлидинг, элек Россиядә булган лапта кебек спорт төрләре дә бар.
– Узган уку елында Татарстан мәктәпләре «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе» мәгълүмат системасына күчте. Платформага «Мәскәү электрон мәктәбе»нең компонентлары кертелде. Бу яңа уку елында һәр мәктәп үзебезнең продуктка күчәргә тиеш. Биредә программа белән тәэмин ителеш турында сүз бара. Элек Microsoft булса, хәзер инде Astra Linux операция системасына күчәбез. Бу өлкәдә нинди эш алып барыла?
– Хәзер чыннан да шундый үзгәрешләр бара, үзебезнең илдә ясалган җиһазларга, үзебезнең продуктларга күчәргә дигән карарга килдек. Инде барлык мәктәпләр дә диярлек яңа программага күчте. Баштарак берникадәр кыенлыклар килеп туарга мөмкин, әлбәттә, әмма бераз тәҗрибә туплагач, рәхәтләнеп эшләргә мөмкин. Чөнки бу шундый ук уңайлы программа, әллә ни аермасы юк. Укытучылар өчен дә, балалар өчен дә бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Бу матур һәм кирәкле күренеш дип әйтер идем.
КУРКЫРГА КИРӘК ТҮГЕЛ
– Күп кенә мәктәп директорлары һәм педагоглар департамент эшчәнлегенә бераз шикләнебрәк тә карый. Бүген бу өлкәдә иң кискен мәсьәлә нинди?
– Күзәтү органнарыннан шикләнеп тору табигый әйбер инде, эшебезгә кысылганны, тикшергәнне берәү дә яратмый, әмма бездән куркырга кирәк түгел. Соңгы елларда департаментка карата азрак үзгәрешләр җиле күзәтелә. Хәзер элеккеге кебек бездән качып йөрмиләр. Безнең төп максат – мәгариф оешмаларын тикшерү түгел, ә киресенчә, аларга ярдәм итү. Чөнки төрле кануннар, боерыклар күп керә. Аларны күзәтеп тору һәм яңа кануннарга нигезләнеп дөрес итеп эшне оештырырга өйрәтү – безнең бурыч. Үзебезне укытучы белән укучы арасында арадашчы итеп хис итәбез. Максатыбыз бер – яшь буынга төпле белем бирүне заман таләпләреннән чыгып тормышка ашыру.
Эшчәнлегебезне «Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы канун кысаларында алып барабыз. Монда өч төп юнәлешне билгеләп үтәргә кирәк. Аның беренчесе хөкүмәт, муниципаль районнар, юридик затлар һәм эшкуарлар карамагында булган балалар бакчаларын, мәктәпләрне, көллиятләрне, югары уку йортларын лицензияләштерү белән бәйле. Әлбәттә, бу кабинет кысаларында гына башкарылмый, чөнки балалар тәрбияләү һәм укыту эшчәнлеге белән шөгыльләнергә ниятләгән оешмаларның, юридик яки шәхси затларның төпле базасы бармы-юкмы икәнен урынга чыгып тикшерәбез. Биналары, уку кабинетлары, ял бүлмәләре, җиһазлары тиешле таләпләргә җавап бирәме, укытучы-тәрбиячеләрнең педагогик белеме бармы, араларында канун бозучылар юкмы, эшчәнлекләрен федераль канун кысаларында, ФДББС таләпләренә туры китереп алып барачаклармы – боларның һәммәсе дә энә күзеннән үткәрелә. Шуннан соң гына әлеге оешмага мәгариф өлкәсендә эш алып барырга рөхсәт бирә торган документ тапшырыла.
Яңалыкларны уку йортлары җитәкчеләрен җыеп аңлатырга, төрле сораулар килеп чыкканда уртага салып сөйләшергә тырышабыз. Чөнки республикабыз бик зур. Безнең мәктәпләрдә 500 меңнән артык бала укый, 36 мең укытучы эшли, 200 меңнән артык сабый балалар бакчасына йөри, студентларның 72 меңе көллиятләрдә, 142 меңе югары уку йортларында белем ала. Аларның ата-аналары, әби-бабайлары, туганнары баласы өчен борчылып тора. Ничек укый, күпме укый, арымыймы? Кайберсе баламның укырга йөрисе килми, икенчесе өй эшләрен артык күп бирәләр, ял итәргә вакыт та калмый дип зарлана. Әлбәттә, күп әти-әни эштән арып кайта, бала белән бергә өй эшләрен карыйсы килми. Әйдәгез, балаларга дәресләргә йөрмәскә, өй эшләрен эшләмәскә рөхсәт итик, ди. Бу файдага булыр идеме икән? Моның өчен бала, үзе үк үскәч, сиңа рәхмәт әйтерме? Шуңа күрә мәктәпне тәнкыйтьләп, шикаять язарга алынганчы, шушыларны аңлап, баланың киләчәге турында уйлау мөһим, минемчә. Иң башта бу сорауларны мәктәп кысаларында чишәргә тырышырга кирәк. Боларны безгә килүчеләргә аңлатабыз, күп очракта ата-аналар аңлап чыгып китә. Әлбәттә, бу бер генә очрак, төрле сораулар туа тора. Шулай да бездә бер дә чишә алмаслык проблемалар бар дип әйтмәс идем. Шөкер, укытучылар һәм җитәкчеләр уку процессын әти-әниләр белән уртак тел табып бергәләп оештыралар.
Быел контроль эшләрне киметү турында карар чыкты. Аның нигезендә муниципаль контроль эшләр гамәлдән чыгарыла. Федераль яктан да үз контроль эшләрен кыскарттылар. Барлык мәктәпләр һәм көллиятләр тапшыра торган Бөтенроссия тикшерү эшләре генә (ВПР) калды. Хәзер тикшерү эшләре бөтен уку процессының 10 процентын гына алып торырга тиеш, калганы – укыту өчен каралган вакыт.
Мәкаләнең дәвамы белән «Мәгариф» журналының 2024 елгы октябрь саныннан таныша аласыз.
Комментарийлар