Онлайн тәртипләр
«Онлайн укудан да рәхәте юк. Йокыдан уянып, планшетыңны кабызуга, син инде мәктәптә», – диде миңа бер укучым, иртәнге ашын чәйни-чәйни. Гадәти уку йорты булса, укытучы бу баланы, ризыгыңны ашап бетергәч керерсең, дип, ишекнең теге ягына чыгарып бастырган булыр иде инде. Ләкин онлайн-мәктәптә тәртипләр башка. Кайсылары укучыга файдага, ә кайсын акыл берничек тә кабул итә алмый – фикерләрем белән бүлешим әле. Алар – дистанцион белем бирүдә төрле вазифаларда эшләп тупланган берничә еллык күзәтүләрем нәтиҗәсе.
Үз баламны онлайн укытмас идем
Монысы – төп фикер. Ни өченме? Беренчедән, мин – дөресен әйтим, ялкау әни. Яхшы мәктәп, укытучылар эзләргә, баланың дәрескә кушылу-кушылмавын тикшереп торырга – сабырлыгым, ә ул нидер аңламаган очракта, аңа ярдәм итәргә белемем җитми. Онлайн уку – үзенең дә, баланың да вакытын бик яхшы планлаштыра белгән, үтә җаваплы, бер сүз белән әйткәндә, «нык оешкан» әти-әниләр өчен. Үзең генә түгел, балаң да шундый булырга тиеш әле! Гадәти мәктәптә теләр-теләмәс кенә укыган баланы дистанцион белем алуга күчерүнең файдасыннан зыяны күбрәк булачак. Минемчә, читтән торып, иң күбе өстәмә белем генә алып була.
Икенчедән, бала яшьтәшләре белән аралашып үсәргә тиеш. (Экран аша түгел, тере аралашу мөһим!) Үпкәләшеп, дуслашып, партадашы каләмен онытканда үзенеке белән бүлешеп, тәнәфесләрдә бергә уйнап, тәрәзә төпләрендә өй эшләрен күчереп... Ә дистанцион укуда бу берничек тә мөмкин түгел. Нәтиҗәдә бала йомык, җәмгыятьтә үз урынын таба алмый, башкалар белән килешә белми торган кеше булып үсә. Онлайн укуны үз иткән теге укучым да: «Мәктәпкә барасым килми, анда минем дусларым юк», – ди...
Өченче сәбәп йөз кабат ишеткәнче, бер кат күрергә яратучы балаларга кагыладыр. Әйтик, онлайн-мәктәптә химия дәресе бара, ди. Укытучы бик кызыклы тәҗрибә күрсәтә. Ә бала аны үзе эшләп карый аламы? Юк! Караган очракта, тагын да начаррак булуы – моның күңелсез нәтиҗәләргә китерүе дә бар. Ни дисәң дә, һәр тәҗрибә белгеч күзәтүе астында узарга тиеш.
Белем алу – намус эше
Күренеп торган кимчелекләре булуга карамастан, дистанцион белем алу елдан-ел популярлаша бара. Бу – заман таләбе булудан бигрәк, үзенә күрә бер «мода», дияр идем мин. Әти-әниләрне дә, балаларны да онлайн укудагы иркенлек кызыктыра, күрәсең. Син күңелең теләгән мәктәпне, алай гына да түгел, хәтта мөгаллимне сайлый аласың. Дәресләрнең вакытын да еш кына әти-әниләр үзләре билгели. Моңа өстәп, күлмәк-чалбар үтүклисе, алмаш аяк киеме турында кайгыртасы да юк. Мәктәпкә балаңны иртә таңнан уятып, шәһәр «бөке»ләрен җыя-җыя бармыйсың – компьютер яки планшетын кабызуга, укучы инде дәрестә. Әле балаң: «Мине монда беркем ирештерми, миннән көлми», – дип тә торса, дистанцион укуны сайлау өчен тагын бер сәбәп була.
Ләкин мондый укуның нәтиҗәсе нинди? Тикшеренүләр күрсәткәнчә, дистанцион белем дәрәҗәсе укытучы янында алынганыннан түбәнрәк. Сүз уңаеннан, чит илләрдә уздырылган тикшеренүләр дә шундый нәтиҗә биргән! Моңа минем үз күзәтүләремнән тупланган җавабым да бар. Онлайн белем бирүче уку йортларында конкрет укучының белем дәрәҗәсен тикшерү шактый авыр. Күп очракта бу автомат рәвештә эшләнә. Ә инде тестны укучы үзе башкарамы, әллә инде танышы эшләп бирәме, йә булмаса, Интернеттан файдаланамы – болар барысы да укучы намусында. Ә намус дигәнеңне шайтан гел котыртып кына тора бит ул!..
Вазгыять кая чаба?
Тиздән һәр мәктәптә дистанцион белем алып булачак. Һәрхәлдә, вазгыять шуңа таба бара. «Бара» гына түгел, «чаба»! Быелның сентябреннән Россиядә электрон белем бирүне куллануның яңа кагыйдәләре гамәлгә керде. Әлеге документ мәктәпләргә гадәттән тыш хәл булмаган очракта да дистанцион укытуга күчәргә мөмкинлек бирә. Ни рәвешле укытуны һәр уку йорты үзе хәл итәчәк.
Ә хәзер күз алдына китерегез: фәлән шәһәрнең фәлән мәктәбендә бер сыйныфтагы 26 баланың яртысы дистанцион укырга тели, ә яртысы моңа каршы, ди. Күз алдына килдеме? Сез дә иң элек укытучыны уйладыгызмы? Икегә ярылырга мәҗбүр булачак мөгаллимне мәктәптән качарга этәрәчәк сәбәпләрнең тагын берсе түгелме бу?!
Сан
Бүген Татарстанда 4,5 мең бала гаиләдә белем ала.
Илсур Һадиуллин, Татарстанның мәгариф һәм фән министры:
«Гаиләдә белем алучыларның артуы – гафу итеп булмаслык күренеш. Иң куркынычы – башлангыч мәктәптә. Бала мәктәпкә йөрергә, социальләшеп үсәргә тиеш!»
Быелның сентябреннән Россиядә электрон белем бирүне куллануның яңа кагыйдәләре гамәлгә керде. Әлеге документ мәктәпләргә гадәттән тыш хәл булмаган очракта да дистанцион укытуга күчәргә мөмкинлек бирә.
Рамилә Уваева язмасы
Комментарийлар