Юбилеегыз белән, Илсур Гәрәй улы!
Бүген Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Һадиуллин Илсур Гәрәевич үзенең юбилеен билгеләп үтә.
Бүген Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Һадиуллин Илсур Гәрәевич үзенең юбилеен билгеләп үтә.
Хөрмәтле, Илсур Гәрәевич!
Сезне «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе исеменнән 60 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз!
Сезнең кебек үз эшен белеп, яратып, югары профессиональ дәрәҗәдә алып баручылар булуы милләтебезне тагын да баета. Эшегездә яңадан яңа казанышлар яуларга насыйп булсын, барлык максатларыгыз чынга ашсын, һәр яңа көн бары тик яхшы хәбәрләр генә алып килсен! Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, шатлык-сөенечләр, озын гомер, күңел тынычлыгы телибез!
Юбилей уңаеннан Илсур Һадиуллинның «Мәгариф» журналының баш мөхәррире Гөлүсә Закирова белән сентябрь аенда басылып чыккан әңгәмәсен тәкъдим итәбез.
Илсур Һадиуллин: «Ел саен мәктәпләргә 1 меңгә якын яшь белгеч килә»
Яңа уку елы алдыннан ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин белән күрештек. «Мәгариф» журналы укучыларын – мөхтәрәм мөгаллимнәребезне борчыган кайбер сорауларга җавап та бирде ул.
БДИ турында
– Илсур Гәрәевич, быелгы Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренә багышланган брифингта укучыларның имтихан предметларын сайлаганда, табигый-фәнни юнәлешләргә кызыксынуы артты, дип билгеләгән идегез. Бу нәрсә белән бәйле?
– Ситуациянең чыннан да төгәл һәм табигый-фәнни дисциплиналар сайлау файдасына тотрыклылануын билгеләп үтәргә кирәк. Бу бит унберенчеләр саны кимегән дәвердә инженер белгечлекләренә бюджет урыннары арту белән дә бәйле. Чөнки инженер-техник белем бирүне үстерү ул бөтен ил өчен актуаль бурычлардан санала, республика машина төзү, нефтехимия комплексы өлкәләрендә эшләүче югары квалификацияле кадрларга мохтаҗ.
– БДИда быелгы яңалык – бер имтиханны нәтиҗәне яхшырту өчен кабаттан тапшыру мөмкинлеге иде. Үзен акладымы?
– Әлеге мөмкинлектән 1832 укучы файдаланды. Чыннан да, күбесе үз нәтиҗәләрен яхшырта алды. Физика белән инглиз теленнән кала, барлык предметлардан да БДИ буенча уртача баллар артты. 5 укучы математика буенча профиль, рус әдәбияты һәм информатикадан 100 балл җыя алды (Россия буенча андыйлар саны – 122). Тик химия, биология, җәмгыять белеме, математика (база) һәм информатикадан ике кат сынау үтеп тә, минималь балл җыя алмаганнар да бар. 4 укучы исә (Биектау районы, Казан, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләреннән) тагын да түбәнрәк балл алды. ТР Дәүләт имтихан комиссиясе карары һәм Рособрнадзор тәкъдиме белән, бу чыгарылыш укучыларының аттестатлары сакланып калды, ләкин югары уку йортларына керү мөмкинлеге быелга инде юк.
– 300 балл җыйган укучылар белән шәхсән күрештегезме, Илсур Гәрәевич?
– Быел соңгы өч елда беренче тапкыр 300 балл җыючылар булды. Мондый искиткеч күрсәткечләргә ирешкән Анастасия Князева (Әлмәт шәһәренең 20 нче мәктәп укучысы) һәм Полина Романенко (Казанның Вахитов районы 18 нче мәктәп укучысы) – безнең горурлыгыбыз. Республика август киңәшмәсендә быелгы Бердәм дәүләт имтиханында 200 һәм 300 балл җыйган укучыларыбыз белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та очрашты. Алдагы елларда 100 балл җыйганнар белән дә даими элемтәдә. Бигрәк тә «Җиңүчеләр кануны: 100 балл биеклегенә ирешү серләре!» республика акциясе кысаларында күрешеп торабыз. Студентлар чыгарылыш сыйныф укучылары белән социаль челтәрләрдә дә уңыш серләре белән бүлешеп тора. 2019 елда 300 балл җыйган егетебез, хәзер инде КФУ магистры Рамил Баһавиев узган елгы август киңәшмәсендә Рәис катнашындагы югары балл җыйганнар белән традицион очрашуның модераторы булды.
– 100 балл җыяр өчен остазларыңнан уңу да кирәктер ул. Бу урында репетиторларга карашыгыз белән кызыксынасы килә. БДИга әзерләүче репетиторлар ата-ананың кесәсен шактый сыегайта. Шул ук вакытта директорлар арасында: «Безнең үз укытучыларыбыз да көчле, репетитор эзләмәгез», – диючеләр дә бар. Андыйлар белән шәхсән үзем дә таныш. Иң кызыгы: укучылары да БДИдан яхшы күрсәткечләргә иреште.
– Имтиханнарга әзерлек мәктәпләрдә генә бармый бит әле ул, бик яхшы балл җыйганнарның күбесе вуз олимпиадаларында да катнаша, төрле курслар үтә – бу чыгарылыш укучысының хокукы, шәхсән шөгыльләнү дә хуплана гына. Шулай да әгәр дә репетитор булып предмет укытучысы үзе алына икән, бу инде бернинди кысаларга да сыймый. Репетиторлар арасында да белеме белән әллә ни ялтырамаган намуссызлар очрап тора. Әнә узган ел онлайн-репетиторлар, имтихан сорауларының бер өлешен Интернет киңлекләренә чыгарып, чыгарылыш укучыларына аю хезмәте күрсәтте. Нәтиҗәдә укучыларның эшләре юкка чыгарылды, үзләре штрафка тартылды.
– Укучыларның китап укудан бизүен дә билгеләп үтми булмый. Бердәм дәүләт имтиханыннан әдәбиятны сайлаучылар кимеде дип беләм. Китап, әдәби әсәр укуны популярлаштыру юлын Сез нәрсәдә күрәсез?
– Үсеп килүче буынның әдәби әсәрләр укудан бизүе – безнең заман чынбарлыгы инде ул, чөнки мәгълүмат алуның башка чыганаклары да җитәрлек. 9 нчы сыйныфта әдәбияттан төп дәүләт имтиханын 500 дән алып 600 гә кадәр укучы сайлый (2 проценттан кимрәк). Ә менә 11 нче сыйныфта инде аларның саны 800 дән артып китә, чөнки аларга югары уку йортына керү өчен нәкъ менә әдәбият кирәк. Шул ук вакытта БДИны әдәбияттан сайлаучы укучылар саны ел саен бер тирә: 5,2 процент.
– Илсур Гәрәевич, ә татар теленнән Бердәм республика имтиханын тапшыручы укучылар саны артырмы? Сезнең фараз?
– Бүгенге көндә федераль кануннар нигезендә, татар теле яки татар әдәбиятыннан тапшырган имтихан югары уку йортына керү өчен кирәкле булган предметлар исемлегенә кертелмәгән. Бердәм республика имтиханын рус теле һәм математикадан мәҗбүри имтиханнардан соң өстәмә, сайлау предметы буларак тапшыралар. Без аларның саны артыр дип өметләнәбез. Моның өчен федераль үзәк белән вузга кабул итү тәртибен үзгәртү буенча сөйләшүләр алып барабыз – БРИ тапшырган укучылар БДИга өстәмә баллар алырга тиеш! Шулай ук БРИга әзерлек буенча КҮМ әзерләнәчәк, укытучылар өчен семинарлар үткәреләчәк.
Мәктәп дәреслекләре турында
– Дәреслекләр буенча да бер-ике сорау. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләренең фәнни-методик җитәкчелеге ярдәме белән чит ил һәм татар теле укытучыларының «Сәлам!» укыту-методик комплекты эшләнде. Бүгенге көндә Татарстанның кайсы мәктәпләре бу дәреслекләрне куллана һәм аның үзенчәлеге нидә?
– 2024 елда «Сәлам!» укыту-методик комплекты дәреслекләрнең федераль исемлегенә кертелде. Ул – татар телен ТР дәүләт теле буларак укытылган 1–9 нчы сыйныфлар өчен. Комплект – дәреслек, укытучы өчен китап, эш дәфтәре һәм электрон чыганак – http://selam.tatar/ сайтыннан гыйбарәт. Дәреслек 2017 елдан бирле апробация үтте. Нәтиҗәләре куанычлы: укучылар тиешле материалны яхшы үзләштерә. Бүген Татарстанның бик күп мәктәпләрендә татар теле «Сәлам!» УМК буенча укытыла, республикабыздан читтә дә кызыксыну зур.
– Элегрәк кайсы дәреслек базасында укытырга кирәген мәктәп җитәкчелеге үзе хәл итә иде. Хәзер ФООПның бердәм стандарты гамәлгә кертелгәч, чит телләр шулай ук бердәм дәреслекләр буенча укытылырмы?
– 2022 елның 1 сентябреннән ФДББСның яңа стандартлары гамәлгә кертелде. 2023 елдан ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, оешма җитәкчеләре дәреслекләрнең федераль исемлеге нигезендә үзләре сайлап алып, сатып алу өчен дәүләт контракты төзи. 2024 елда инглиз, француз, немец, испан һәм кытай телләре буенча дәреслекләр дә федераль исемлеккә кертелде.
– Моннан берничә ел элек мәктәптә ир-ат укытучылар җитми дип чаң суккан идек. Хәзер хезмәт хаклары яхшырды, мөмкинлекләр тудырылды. Ә проблема хәл ителдеме?
– Бүгенге көндә мәктәпләрдә 10,9 процент ир-ат укытучылар эшли. 2022/2023 уку елында аларның – 11,3 процент, 2021/2022 уку елында исә 11,5 процент булуын да исәпкә алсак, республикада ир-ат укытучыларның тагын да кимүен билгеләп үтәргә кирәк. Татарстан мәктәпләре ир-ат мөгаллимнәргә мохтаҗ! Тәрбияви ягын күзаллаганда бу аеруча мөһим.
– Кайсы предметлар буенча, гомумән, укытучыларга кытлык зур?
– Математика, рус теле, физика, чит телләр һәм башлангыч сыйныфлар. Югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаганнар һәм кадрларны яңадан укыту хисабына тулылана да бара.
– Илсур Гәрәевич, педагогик уку йортларын тәмамлаучыларның башка өлкәләргә китүе дә сер түгел. Яшьләрне мәктәпкә кайтару юллары, ысуллары да бар. Алар эшлиме?
– Ел саен республика мәктәпләренә бер меңгә якын яшь белгеч килә. Аларга төрле ярдәм ысуллары, өстәмә түләүләр дә каралган. Уку елы азагына яшьләрнең мәктәптә калу буенча статистика түбәндәгечә: 2023 елда – 77 процент, 2022 елда – 70 процент, 2021 елда – 64 процент. Соравыгызга җавап бирдем шикелле.
– Мәктәпләргә директор киңәшчесе дигән яңа вазифа кертелде. Ул нәрсә өчен җавап бирәчәк?
– 2023/2024 нче уку елында республиканың 978 гомуми белем һәм 88 һөнәри белем бирү йортларына директорның тәрбия һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары белән эшләү буенча урынбасары (бер сүз белән – директор киңәшчесе) вазифасы кертелде. Ул уку йортында тәрбия эшчәнлеген стратегик планлаштыруда катнаша, балалар иҗтимагый оешмалары белән хезмәттәшлек итеп, укучыларны иҗтимагый мөһим проектларга җәлеп итүне башкара. Хезмәт килешүе нигезендә, директор киңәшчеләре үз эшчәнлеген фәкать мәгариф оешмалары диварларында гына түгел, аннан читтә дә алып бара: төрле социаль институтлар (профилактика советлары, класс җитәкчеләре методоешмалары, балалар һәм яшьләр оешмалары, ата-аналар комитетлары) белән укучылар һәм аларның ата-аналары арасында арадашчы булып тора. Әлеге проектның ресурс үзәге «Республиканың класстан тыш эшләр» базасында урнашкан.
– Уку йортлары штатында мәктәп психологы да булырга тиеш дигән закон чыкты. Әмма барлык мәктәпләрдә дә алар җитми. Кайдадыр социаль педагог вазифаларын да алып баралар, чөнки хезмәт хаклары бәләкәй.
– Татарстан мәгариф системасында психология-педагогика эшчәнлеген 1289 белгеч, 4 психология-педагогика һәм медик-социаль үзәк, шулай ук 27 психология-педагогика хезмәте алып бара. 2024 елда «Росток» тернәкләндерү һәм коррекцияләү үзәгендә аутизм һәм башка менталь кимчелекләре булганнарга ярдәм күрсәтү буенча ведомство ресурс үзәге төзелде. Белгечләр өчен күрсәтмәләр әзерләнде. Көз һәм яз айларында «Психологик иминлеккә адымнар» дип исемләнгән психология атналары үткәрелде. Анда 444 799 укучы, 39 184 педагог һәм 111 813 ата-ана катнашты.
Укытучы абруе турында
– Укытучы паркы өчен урын тәгаенләндеме әле? Укытучыга һәйкәлне ничегрәк күзаллыйсыз? Конкрет шәхес үрнәгендә булырмы?
– 2023 елда үткәрелгән Укытучылар һәм остазлар елы кысаларында, Казанда «Укытучы» скверын төзү һәм укытучыга һәйкәл кую турында карар кабул ителде. Урыны билгеле – Казансу елгасы яр буенда. Хәзерге вакытта һәйкәлнең скульптура-архитректура композициясе эскизларын һәм проект документацияләрен килештерү эшләре бара. Без әлеге проектның укытучының җаваплы һәм авыр хезмәтенә республика халкыннан рәхмәт һәм хөрмәт билгесе булып, мөгаллимнең һәр кеше тормышында мөһим роле турында исләренә төшереп торачагына ышанабыз.
– Элеккеге укытучылар үз дәрәҗәләре турында сөйләгәндә яшь укытучылар аптырап та каладыр. Әле кайчан гына укытучы – җәмгыятьтә иң абруйлы кеше иде бит. Үз статусын кайтара алырмы?
– Соңгы елларда укытучы һөнәренең иҗтимагый әһәмиятен күтәрү – мөһим бурычлардан санала. Ел саен укытучы абруен күтәрүгә нисбәтле Яшь мөгаллимнәрне һөнәргә багышлау, Мәктәп укытучыларының халыкара фестивале кебек күпсанлы чаралар үтә. «Мөгаллимлек дигән бәхет бар» – «100 еллык Татарстан мәгарифе: иҗади хезмәт һәм үсеш» дип исемләнгән китап нәшер ителде. КФУ территориясендә «Белем» музее, башкалабызда «Укытучы» скверы һәм укытучыга һәйкәл кую, ведомствоның яңа бүләкләре – «Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы», «Телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү өчен» һәм «Яшь мөгаллим» күкрәк билгеләрен булдыру, укытучылар һәм педагогик хезмәт ветераннары, укытучы династияләре, һөнәри бәйгеләрдә җиңүчеләр һәм яшь педагоглар белән очрашулар – шуларның кайберләре генә. Укытучы абруе ел да дәвам итә торган грантлар белән, шулай ук быел яңартылган «Безнең яңа укытучы» гранты белән дә раслана. Укытучыларыбыз өчен 36 мең ноутбук сатып алынды, фатирлар да бирелә.
– Илсур Гәрәевич, әңгәмәбезне шушы матур нотада тәмамласак, хуп булыр. Укытучыларга яңа уку елында теләкләрегез?
– Балаларны укыту – җиңел эш түгел, әмма балаларны йөрәге белән яратучы укытучы өчен – бу иң яхшы эш! Сезнең барлык ниятләрегез һәм планнарыгыз тормышка ашсын, яңа уку елы файдалы һәм уңышлы булсын!
Әңгәмәдәш: Гөлүсә Закирова
Юлия Калинина фотосы
Комментарийлар