XXI гасыр чире: игромания
Бер яхшының бер яманыЭлектрон индустрия җимешләре тормышыбызга килеп керү моңа кадәр күз алдына китермәгән могҗизаларның шаһиты булырга мәҗбүр итә. Кышкы салкыннарда электрон модульл...
Бер яхшының бер яманы
Электрон индустрия җимешләре тормышыбызга килеп керү моңа кадәр күз алдына китермәгән могҗизаларның шаһиты булырга мәҗбүр итә. Кышкы салкыннарда электрон модульләр ярдәмендә фатирдан чыкмый гына урамдагы машинаны кабызу, йөз чакрымнан торып, авыл йортындагы мичне җылытырга кую, мунчасын ягып җибәрү, электронлы идарә итү блогы ярдәмендә күз ачып йомганчы автомобильнең берәр кимчелеген эзләп табу – болар белемле яшьләрнең кулыннан килә торган гап-гади эшләргә әйләнде. Поликлиникаларга яки дәүләт хезмәте оешмаларына бармый гына, телефон аша язылуны да өлкәннәр балалары яки оныкларыннан өйрәнделәр. Әмма бер яхшының бер яманы дигәндәй, цифрлашуның нәтиҗәсе буларак барлыкка килгән компьютерлы салоннар, интернет-казинолар һәм төрле-төрле һәвәсле уен автоматлары белән җиһазланган барлар барлыкка килү күңелләребезгә күпмедер дәрәҗәдә шом да сала. Шәһәрләрдә комарлы уеннар салоннары ябылгач, халык беркадәр җиңел сулап куйган иде. Менә хәзер һәр гаилә компьютерлы булды, һәм шуның белән комарлы уеннар белән мавыгып китү мөмкинлеге өйләргә үк үтеп керде. Баштарак ата-аналар, балаларының дөньяларын онытып, компьютер өстәле янында утыруларына, озаклап «дәрес әзерләүләренә» сөенгән иде. Әмма әкренләп моның тискәре йогынтысы да сизелә башлады. Балаларның күрү сәләте көннән-көн кими. Шунлыктан укытучылар: «Арткы партага утыр-
тырлык укучылар калмады», – дип зарлана. Кайбер аеруча «зиһенле» балалар өй эшләренә җавапларны гаджетлардан күчереп куярга өйрәнде. Иң начары –
күп кенә укучы балалар, компьютердагы төрле уеннар белән мавыгып, дәресләргә әзерләнү, өстәмә биремнәр эшләү кебек, төп бурычларыннан читләшәләр. «Моннан да яманрагы – балалар һәм үсмерләр арасында игроманиягә бирелүчеләр арта бара», – ди ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының республика наркология диспансеры медицина психологы Мария Щевлягина. Без аның белән бу зәхмәтнең нәрсәдән килеп чыгуы, нинди нәтиҗәләргә китерүе һәм аңа юлыкмау өчен нинди саклык чаралары күрү кирәклеге турында сөйләштек.
Уен муен булса да
– Игромания күренешен анализларга керешкәнче, иң элек аңа аңлатма биреп китик әле, – дип башлады сүзен Мария Борисовна. – Нәрсә дигән сүз соң ул игромания? Нинди дә булса уенның кешедә көн дә кабатланып торган гадәткә, ритуалга әйләнүен, кешенең азартлы, компьютерлы яки башка төрле уеннар бәйлелегенә төшүен игромания, ягъни уенга һәвәслек дип атыйлар. Бәйлелеккә төшү нинди дә булса уен белән озак мавыкканнан соң килеп чыга. Игромания тарихта күптән билгеле. Әйтик, спорт ярышлары уздырганда, бер төркем спорт сөючеләр тарафыннан яуланачак урыннар өчен алдан ук акча билгеләп кую гадәте Борынгы Грециядә үк барлыкка килгән. Хәзер дә ат, автомобиль узышлары, футбол, хоккей кебек башка спорт уеннары алдыннан, акча куеп, урыннар фаразлауда катнашучы игроманнар бар. «Джентльмены удачи» нәфис фильмында Василий Алибабаевич ролен башкарган артист Раднэр Моратов, ат ярышлары вакытында шундый азартлы уеннарда катнашып, башта фатирсыз кала, тора-бара шуның аркасында эшен, гаиләсен, аннары, ни аяныч, хәтерен югалта. Чөнки азартка кергән кеше үз-үзен контрольдә тота алмый, зур отыш алу өчен бернинди киртәләр каршында тукталып калмый, кызып китеп, чама хисен югалта, оттыру ачысын татыганнан соң, авыр кичерешләр йогынтысында психик авыруларга бирелә. Лудоманиянең (игроманиянең фәнни атамасы) асылын азарт тәшкил итә. Игромания чирме?
Психологлар уенга һәвәслекнең чирме-түгелме икәнлеге хакында әлегә кадәр бәхәсләр алып бара. Бу сорауга җавап бирү өчен, аның килеп чыгу һәм үсеш механизмнарын карап үтик. Беренче төркемдәге белгечләр лудоманияне баш миендәге нервларның импульсив контроле бозылу аркасында ирексездән башкарылган эш төренә кертәләр һәм аны клептомания (вак-төяк урлашуга хирыслык) һәм пиромания (ут төртүгә тартылу) күренешләре белән бер рәткә куялар. Икенчеләр уенга һәвәслекне кеше холкының бер сыйфаты дип саный. Өченче карашта торучылар игроманияне баштан чыкмый йөдәткән һәм аеруча хирыслык белән башкарыла торган эшкә тиңләштерәләр. Икенче төркем фикерен яклаучылар күп булу сәбәпле, аларның фикере нигез итеп алына. Хәзер игроманияне химик составы булмаган (наркотик кулланмыйча барлыкка килгән) бәйлелек дип саныйлар, һәм ул турыдан-туры кеше холкының чагылышы дип карала. Шулай итеп, уенга һәвәслек 2007 елдан кеше психикасындагы чир дип кабул ителә. Ә менә компьютер уеннарына бәйлелекне Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы яңарак кына психик авырулар исемлегенә кертте. 2022 елның 1 гыйнварыннан ул Халыкара классификацияле статус алды.
Уеннан уймак чыкмасын
Гади уенчы кайчан һәвәсле уенчыга әйләнә? Һәвәсләнеп уйнау иртәме-соңмы уйнаучыда психик бәйлелек уята һәм үзе яки аның якыннары өчен хәвефле шөгыльгә әйләнә. Әмма уен белән мавыгуның кайсы мизгелдә чиргә әверелүен беркем дә әйтә алмый. Чөнки һәр очракның үзенчәлеге һәм шушы уенга этәрүче сәбәбе бар.
Мөмкин кадәр күбрәк акча оту, уенда өстен калу теләге игроманның ихтыярын буйсындыра, һәм шул минуттан ул үзендә килеп туган хәлгә бәя бирүдән туктый. Бу мизгелдә мондый уенчы үз-үзенә контрольне югалткан наркоманга охшап кала. Үзендә проблема барлыгын кире кага, мавыгуын җиңү чарасын табармын, дип ышана, дуслары, якыннарыннан читләшә һәм социаль, матди авырлыклар алдында берьялгызы кала. Уенга бәйлелек өлкәннәрдә дә, балаларда да үзен шулай сиздерми генә башлана. Бу – шактый озакка сузылган һәм башлангыч чорында һич тә беленми торган процесс. Аның беренче билгеләре тормышның төрле өлкәләрендә үзенә генә хас проблемалары белән калкып чыга. Әйтик, иң башта өскә финанс проблемалары баса: дус-ишләргә әҗәтләр җыела, почта әрҗәсенә кредит, заём квитанцияләре килә башлый. Аннары көнкүрештәге кыенлыклардан баш ката: якыннарның күзләренә күренәсе килми, гаиләдә килеп чыккан низаглар җанны кыйный, эчтә ачу кайнарга керешә, күләгә кебек, артыңнан ялгызлык ияреп йөри. Шуның өстенә бугазга төер булып, шәхси проблемалар килеп бөялә: психик төшенкелеккә бирелү, тормыш кыйм-
мәтләрен югалту, элек яратып башкарган шөгыльләрдән йөз чөерү.
Чирен яшергән үлгән
Чир буларак, уенга һәвәслекне гадәти мавыгудан уенчының үз-үзен контрольдә тота алмавы аерып тора. Психик борчылулардан азат гади кеше уенда күпме вакыт үткәрәсен, күпме күләмдә акча тотасын алдан белә. Ә игроманнарның уен процессын контрольдә тотарга көченнән килми, аны уенның барышы һәм аны оту турындагы бәйләнчек уйлар эзәрлекли. Игромания ул – һәвәслеккә эләккән кешедәге барлык теләкләренең фәкать шул уенга гына бәйле булуы. Мондый зат хәтта табигый хаҗәтләре турында оныта, вакытын уенга гына сарыф итү хакына йокыдан, ашаудан кала. Бу хәл озаккарак сузылган саен, уенчының хәле начарая бара. Игроманияне ул –
иң элек кеше психикасының авыруы да диләр. Нәкъ менә шуңа күрә аның нәтиҗәләре кешенең бөтен тормышына бик көчле йогынты ясый һәм аның физик халәтендә начар яктан чагыла.
Туа мөгез чыкмый, тора мөгез чыга, ди халык. Уйный торгач, игроманнар да тормышның бөтен өлкәсендә диярлек җаваплылык тоюдан туктый, хәтта ата-ана буларак, үз бурычларыннан баш тарту да алар өчен чүп кенә булып күренә. Чираттагы уенга акча кирәк була калса, болар теләсә нинди түбәнлеккә төшәргә – йорт басарга, урлашырга, төрле җинаять кылырга да мөмкиннәр. Чирләп киткәндә, алар иң беренче итеп үзләренең якыннарына явызлык кылучан. Уеннан туктап торганда, кисәк кенә төшенкелеккә биреләләр, юктан гына ярсып китүчәнгә әйләнәләр. Мондый вакытларда алар тамактан калып ябыга яки симереп китә, баш авыртудан интегә, йоклый алмый, йөрәге сикерә, кан басымы уйный һәм иң начары – һәркайсы чирен яшерергә тырыша.
Мавыгу – һәвәслек түгел
Һәркайсыбызның, дуслар белән җыелган вакытта, акчага карта яки лото уйнаганы бар. Әлбәттә, моңа карап, беребез дә уенга хирысланып китмибез, чөнки ул безнең өчен вакытны күңелле итеп уздыру ысулы гына. Ә игроман ул һәрвакыт үзе сайлаган яшерен уенда катнашырга атлыгып тора, аңа бу уен һава кебек кирәк.
Әле генә исеме аталган үзәк сораштыру вакытында, мондый уеннар кешегә уңай йогынты ясый, диючеләрне дә ачыклаган. Андыйлардан:
логик фикерләүне үстерә, диючеләр – 10%;
игътибарны арттыра – 4%;
сорауга җавап бирү тизлеген тизләтә – 6%;
киеренкелекне киметә, дип уйлаучылар – 8%.
Белгечләр, гадәттән тыш мавыгып уйнамаганда, төрле характердагы уеннарның кешегә һәм аның психик халәтенә уңай йогынты ясавын билгеләгәннәр. Кеше тормышны сабый чакта төрле уеннар аша таный башлый, һәм ул –
бик нормаль күренеш. Һәрбер уен нәни кешедә кызыксындыру, хәтерләү сәләтен уята. Уеннарында кешегә уңай йогынты ясаучы тагын берничә факторны да әйтеп узыйк:
– уеннар киеренкелеккә каршы көрәшергә ярдәм итә, организм бәхет гормоннары эшләп чыгара;
– баш миенең актив эшләвенә булыша. Кайбер логик уеннар, башваткычлар, шахмат уены баш миенең ике ярымшарын да үстерә, стратегик фикер йөртергә, фикерне бер ноктага тупларга, аерым бер халәткә яраклашырга ярдәм итә;
– дуслар белән күмәк уеннарда катнашу (домино, лото) команда белән эшләү өчен кирәкле күнекмәләрне үстерә, коллективны ныгыта, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшырта, визуаль мәгълүматны тизрәк һәм файдалырак эшкәртергә ярдәм итә, моторик (бармакларның хәрәкәтләнү тизлеге) функцияне үстерә, сизгерлекне арттыра.
Бәла генә түгел, бала ич!
Безнең сөйләшү барышында, азартлы уеннар белән беррәттән, компьютерлы уеннар турында да кискен сүзләр әйтелде. Шунлыктан күпләрнең хәзерге компьютерлар турында эчләренә мәгънәсез сюжетка корылган уеннар тупланган электрон техника дип уйлаулары мөмкин.
– Мария Борисовна, җитди проблемалар күтәреп, күп вакытларын зур кызыксыну белән компьютер янында уздыручы балаларның, аларның әти-әниләренең күңелләренә шом салып калдырмадык микән? – дим әңгәмәдәшемә.
– Проблема ул һәрвакыт бар. Әмма нигә алардан куркырга соң? – дип сүзен дәвам итте психолог. – Хәзерге уеннар без балачакта укыган китаплардан бер ягы белән дә кайтыш түгел. Заманча видеоуеннарның асылына күп очракта тәрбияви кагыйдәләр, әхлакый мәгънәләр салынган. Әгәр бала әлеге уеннар белән мавыга икән, бу әле анда уенга хирыслык үсә башлаган дигән сүз түгел. Аның нинди уен белән мавыгуын белергә, эчтәлеге белән кызыксынырга, кирәк булса, хуплап, мактап җибәрергә кирәк. Тик ул сез куйган контроль кысаларыннан чыгып китмәсен...
Телефон яки планшетны кулына алу белән, һәр баланың төсле экран эчендәге тылсымлы дөньяга керәсе килә. Андагы уеннарга үзең төп герой булып катнашу һәр сабый күңелендә горурлык хисе кузгата, чөнки ул бу уенда гаскәр башлыгы булып «уйный». Дошманны эзәрлекләп, алга баруын белсәгез, аз гына мактап җибәрсәгез дә ярый. Тик күп очракта белмисез, күрмисез бит! Ә менә экран эчендә ишетелгән тавыш югары тон белән аның бу уенда отуын һәм кыюлыгы өчен өстәмә бонуслар бирелүен игълан итә. Димәк, алдагы уен өчен дәү әнисеннән акча сорарга туры килмәячәк. Менә нинди акыллы ул! Татлы хыяллар эченә чумган сабый әнә шулай фикер йөртә, ул, уен белән мавыгып, бөтен дөньясын оныткан. Шундый минутларда бала уенына контроль кирәк тә инде.
Әйе, сабыйның киләчәк язмышын билгеләүдә күп очракта нәкъ менә гаилә факторы зур роль уйный. Нормаль бала динамикада, ягъни даими үсештә була һәм камил тәрбия ала. Ул әти-әнисе белән табигатькә дә чыгарга, матур әдәбият та укырга, театрга да барырга, шул ук вакытта компьютер дөньясы белән дә танышып үсәргә тиеш. Күп кенә ата-ана беренче планшетны баланың заманча үсешен кайгырткан өчен түгел, ә үзенең бетмәс-төкәнмәс сораулары белән аларны аптыратмасын өчен ала. Ул шуның белән мавыкканда, әти-әнинең , бигрәк тә әтиләрнең компьютерда уйнап, жаргон сүзләр ычкындырып җибәрүе балага бик кызык тоела. Аның да, планшеттан видео гына карамыйча, әтисе яки абыйсы кебек компьтерда уйнап карыйсы килә. Менә игътибарыгызга бер мисал: мин белгән бер яшь гаилә мәктәптә укырга кергән уллары өчен дип компьютер алды. Әмма ул малайга һич эләкми иде. Яшь әти эштән кайта да, сабыйлар кебек, төн буе танк уены уйнап чыга. Малай әтисенең, колакчыннар киеп, танк гаскәре белән идарә иткәнен күзләре талганчы кызыгып карап утыра. Әти кеше табын янында бүгенге уенда ничә танк бәрелешен отуы, уңыш-
лары өчен күпме очко бирелүе белән мактана. Шул ук вакытта, үзе дә сизмичә, улын әлеге уенга җәлеп итеп утыруы аның башына да килми. Әмма малай югалып калмый. Компьютердагы виртуаль танклар белән дәрестән кайткач, әтисе югында уйнарга керешә. Шулкадәр бирелеп китә ки, дәрес әзерләү дә онытыла, ашау да, йокы да кача малайның. Бервакыт ата-ананы мәктәпкә чакырталар. Уку елын «4»ле, «5»легә башлаган бала «2»ле капчыгына әйләнгән ләбаса! Берничә сәгать компьютерда уйнап «йөргәннән соң» бала психикасына мәктәпле тормышка кайтуы авыр. Шуның өстенә бала үз эченә бикләнә, үзсүзлегә әверелә. Танышларым сыйныф җитәкчесенең тырышлыгы белән әлеге үзгәрешнең сәбәбен тиз ачыклыйлар. Проблеманы чишү өчен күрше йортта яшәүче дәү әниләре дә ярдәмгә килә. Ул оныгын музыка мәктәбенең баян классына йөртә башлый. Хәзер малай матур итеп баянда уйный, компьютерда шөгыльләнергә дә вакыт таба. Әгәр укытучы үз хезмәтенә бармак аша карап, вакытында тиешле игътибар бирмәгән булса, малайның киләчәген фаразлау кыенга туры килер иде. Ул әлеге сабыйга реаль тормышка кайтырга ярдәм итте, ә ата-анага дөрес тәрбия бирү юлын күрсәтте. Юкса бала чактан гына игроман булып китми калган иде.
Күпләрнең күңелендә мондый хәлләргә тарыган ата-анага нишләргә дигән сорау калыр. Баланың компьютерда уйнарга яратуы ул әле аның игроман булуын белдерми. Баланы һич тә компьютер белән уйнаудан тыярга ярамый, киресенчә, аның белән бергә көн дә нинди дә булса уенда катнашырга кирәк. Кайсы көннәрдә, сәбәп табып, уен вакытын кыскарту яисә, башка көнгә күчереп, аның урынына башваткыч чишү, яки дәрестә узган берәр әсәргә анализ ясау да комачау итмәс. Бала һич тә сезнең теләкне үтәүдә катнашудан баш тартмаячак. Аңа әти-әнисе белән бергә нәрсә дә булса эшләү үзе бер зарурлык һәм рәхәтлек бит. Бәла генә түгел, бала ич ул!

Комментарийлар