Татарстан халкы «Географик диктант»та катнаша ала
22 ноябрьдән 10 декабрьгә кадәр республика халкы Рус география җәмгыятенең XII халыкара мәгърифәтчелек акциясендә – «Географик диктант»та катнаша ала.
22 ноябрьдән 10 декабрьгә кадәр республика халкы Рус география җәмгыятенең XII халыкара мәгърифәтчелек акциясендә – «Географик диктант»та катнаша ала. Акция 2015 елдан бирле Россия Федерациясе Президенты, Рус география җәмгыятенең Попечительләр советы рәисе В.В. Путин башлангычы белән үткәрелә. Аның максаты – географик белемнәрне популярлаштыру.
11 ел эчендә проект 140 илдән 5 миллионнан артык кешене берләштергән. Диктантны поляр станцияләрдә, тыюлыкларда, сәнәгать предприятиеләрендә, музейларда, театрларда, поездларда һәм җилкәнле судноларда да язганнар. Традиция буенча, Халыкара космик станция экипажы да катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итә.
2026 елда акция Россия Президенты грантлары фондының «Фән, мәгариф һәм мәгърифәтчелек» юнәлеше буенча ярдәм алган. Бу проектның мәгърифәтчелек өлкәсендәге әһәмиятен тану һәм Россия географиясе белән мәдәниятенә кызыксынуны арттыруга ярдәм итү булып тора.
Катнашучылар өчен берничә төрле бирем әзерләнгән: төп вариантта – 30, халыкара вариантта – 20 сорау. Шулай ук начар күрүчеләр өчен махсус вариант һәм катлаулылыгы югары булган яңа «Геодиктант. Алдынгы дәрәҗә» форматы тәкъдим ителә. Анда 20 сорау бар.
Диктантны 22 ноябрьдә сәгать 12:00дә теркәлгән мәйданчыкларда язарга мөмкин. Онлайн формат акция дәвамында рәсми сайтта ачык булачак.
13 ноябрьгә кадәр Рус география җәмгыятенең dictant.rgo.ru сайтында диктант үткәрү өчен мәйданчыкны теркәргә, катнашу урынын сайларга, 2026 елгы сорауларның демоверсиясе һәм узган еллар биремнәре белән танышырга мөмкин.





Комментарийлар